Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга - яңалыклар белән!

Хөрмәтле райондашлар! Әбүнәчеләребез! Районыбызның иҗтимагый тормышын һәрьяклап бердәнбер яктыртып килүче "Маяк" газетасына киләсе елның яртыеллыгына язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калып килә. Җирле басма 80 елдан артык дәвердә Азнакай халкына тугры хезмәт итеп, аны рухи тәэмин итеп, проблема, гозерләрен чишүдә һәрдаим ярдәм күрсәтеп, хезмәте һәм тормыш-яшәеше белән үрнәк кешеләрен танытып,...

Хөрмәтле райондашлар! Әбүнәчеләребез!
Районыбызның иҗтимагый тормышын һәрьяклап бердәнбер яктыртып килүче "Маяк" газетасына киләсе елның яртыеллыгына язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калып килә.
Җирле басма 80 елдан артык дәвердә Азнакай халкына тугры хезмәт итеп, аны рухи тәэмин итеп, проблема, гозерләрен чишүдә һәрдаим ярдәм күрсәтеп, хезмәте һәм тормыш-яшәеше белән үрнәк кешеләрен танытып, халкыбызның милли-мәдәни, тарихи кыйммәтләрен барлап, гомумән, Сезнең мәнфәгатьне үтәп яши. Шушы еллар эчендә әбүнәчеләребез белән ныклы элемтәләр урнашып, бер-берләребез белән газета битләре аша күрешеп, фикер алышып, серләшеп, бик күңелле яшибез. «Маяк» газетасы районда яшәүчеләргә иң якыны. Ягъни хат-хәбәрне дә көне-сәгате белән җиткереп була торган кул астындагы басма. Үзегез күрәсез, хөрмәтле әбүнәчеләребез, басмабыз елдан-ел кызыклырак, эчтәлеклерәк, заманчарак була бара. Аңа "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы ярдәме белән әзерләнгән 12 битлек "Атна вакыйгалары" кушымтасы да өстәлүен күпләрегез бик хуплап кабул итте. Ни дисәң дә әлеге сәхифәдән республикада, илдә һәм дөньядагы мөһим яңалык-вакыйгалардан хәбәрдар булып торасың.
Газетаның йөзе, стиле дә үзгәрә, укучылар ихтыяҗларына җавап бирердәй язмаларга көннән-көн байый бара. Киләсе елдан аның концепциясе һәм форматы да яңарыр дип көтелә. Өр-яңа рубрикалар, яшәешебезне чагылдырган, шулай ук әхлак темаларына язмалар, райондашларның фикерләре яктыртылган мәкаләләргә, һичшиксез, зур урын бирелер. Яңалыкларның оперативлыгы һәм сыйфаты да артыр, дип ышандырабыз. Телетапшыруларның атналык программасы да шактый баетылыр һәм үзгәрер дигән өмет бар.
Кадерле райондашлар!
Киләсе елда да бергә булыйк! Райондагы бердәнбер иҗтимагый басма Сезнең өчен дөнья күрә. Укыгыз, языгыз, язылыгыз! Бер-беребезгә тугры калып, аралашып яшик!
"Маяк" газетасы редакциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яћа елга яћалыклар белђн!