Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга – яңа бүләк

Яңа ел алдыннан муниципаль районыбызда яшәүчеләр өчен бүләк рәвешендә яңа объектлар да шактый ачылды. Бүгенге язмабыз "Лидер-Авто" ҖЧҖ җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтовның азнакайлыларга ясаган бүләге хакында. Үзен күптәннән чын мәгънәсендә шәхес итеп таныткан, калабызның бу асыл заты янә барчабызны шаккаттырды: шәһәребезне тирә-юньдә тиңе булмаган кафе-ресторанлы итте. Исеме дә җанга якын -...

Яңа ел алдыннан муниципаль районыбызда яшәүчеләр өчен бүләк рәвешендә яңа объектлар да шактый ачылды. Бүгенге язмабыз "Лидер-Авто" ҖЧҖ җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтовның азнакайлыларга ясаган бүләге хакында.
Үзен күптәннән чын мәгънәсендә шәхес итеп таныткан, калабызның бу асыл заты янә барчабызны шаккаттырды: шәһәребезне тирә-юньдә тиңе булмаган кафе-ресторанлы итте. Исеме дә җанга якын - "Азнакай"! Хәсәншина урамында урнашкан бу бина ерактан ук зәвыклыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Эчкә узгач, бер-берсеннән матуррак зиннәтле заллар, бүлмәләр һәркемне, һичшиксез, таң калдыра: чит ил кафелары бер якта торсын. Үз ягы белән чиксез горурланучы, аны тагын да үстерүгә, танытуга барлык хезмәт биографиясен, бөтен энергиясен багышлаган Миргазиян Габдулла улы яңа объектны затлы туклану урыны итеп кенә ачмаган, ул яртылаш Азнакай тарихы музеен да хәтерләтә. Килеп керүгә каршы дивардагы шәһәр-районыбызның үткәнен чагылдыручы, тасвирлаучы уникаль фотосүрәтләр яныннан тыныч күңел белән үтеп китеп булмый.
"Азнакай" үз эченә 80-100 урынга исәпләнгән ресторан залын, 50 кеше сыйдырышлы кафены, 20 кунакка исәпләнгән кече банкет залын, 12 кеше өчен VIP-залны берләштерә. Аның үз ит, балык, кондитер, яшелчә цехлары да бар. Бу үзәкне ял итү сарае дип атасаң да һич ялгыш булмас.
Әлеге ресторан-кафе бүген 20 азнакайлыны эш белән тәэмин итте. Пешекчеләргә, официантларга конкурс әле дә бара. Хезмәткәрләрнең кайберләрен Казан кебек зур калалардан да чакыртып кайтартканнар. "Эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түлибез. Таләпне дә югары куябыз: һәркем үз эшенең остасы булырга, кафега, ресторанга килүчеләргә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә белергә тиеш. Шуңа өйрәтәбез", - ди кафе-ресторан мөдире Вәсилә Камалова.
Ресторан-кафеда бәяләр чагыштырмача кыйммәт түгел. 100-150 сумлык бизнес-ланчлар да тәкъдим ителә. Балалар белән килүчеләргә киләчәктә махсус бүлмә дә ачылачак.
Киләчәк дигәннән, тынгысыз Миргазиян Габдулла улының планнары зурдан. Бүгенге көндә ул балалар спортын җирлегебездә киңрәк җәелдерү хыялы белән дә яна. Кечкенәләр өчен автоузышлар оештыру, шул максатта махсус территория булдыру, бина төзү, техника алу проектын тормышка ашырып йөри. Балалар биредә бушлай шөгыльләнәчәк. М.Динмөхәммәтов заманча сәүдә үзәге ачу, автомашиналар өчен төрле сыекчалар җитештерү кебек хыялларын да инде тормышка ашырып килә. Менә шулай барын да булдырып, һәрнәрсәгә җитешеп һәм һәрчак тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы сузып яши безнең героебыз Миргазиян Габдулла улы. Яңа елда Ходай аңа яңа уңышлар насыйп итсен!
Гөлгенә КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яћа елга – яћа бњлђк