Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел табынына – үзебезнең продукция

Шимбә көнне Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәләре гөрләп узды. Халык якынлашып килүче Яңа ел табынына итен, маен, балын, яшелчә, җиләк-җимешен алып калырга ашыкты. Менә үз эшмәкәрләребез үстергән каз сатып алдым әле. Яңа ел табыны түренә һәр елны тутырган каз куям. Элегрәк кайдан, ничек сатып алырга дип...

Шимбә көнне Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәләре гөрләп узды. Халык якынлашып килүче Яңа ел табынына итен, маен, балын, яшелчә, җиләк-җимешен алып калырга ашыкты.
Менә үз эшмәкәрләребез үстергән каз сатып алдым әле. Яңа ел табыны түренә һәр елны тутырган каз куям. Элегрәк кайдан, ничек сатып алырга дип баш вата идек. Хәзер дөнья рәхәте: туры ярминкәгә чыгабыз да алабыз. Үзең белгән кешедән, сыналган продукция сатып алуга ни җитә, - ди Рәсимә ханым.
Ә мин менә тавык белән балык кыздырам әле. Авыл тавыгының шулпасы да бик файдалы? Бәясе дә артык кыйммәт түгел, - дип сүзгә кушылды Әминә апа.
Ярминкә зур бәйрәм төсен алды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлылар һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. Район-шәһәр Мәдәният йорты артистлары исә зур концерт бүләк итте. Теләге булганнар кайнар чәй, татлы камыр ризыгы, шашлыгыннан да авыз иттеләр. Адым саен тезелеп киткән сәүдә нокталарында арзан бәядән 692 мең сумлык ит, 71 мең сумнан артыграк бөртекле культуралар һәм башка продукция (барлыгы 1 млн сумга якын) сатылды. Бу көнне һәркемнең күңелендә: Яңа еллар иминлеге, бәрәкәте белән килсен, басу-кырлар, бакчаларыбызда мул уңыш үстереп, янә шундый бай ярминкәләр узсын, дигән теләк уянгандыр.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел табынына – үзебезнең продукция