Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел табыны

Яңа елны каршылау кичке унберенче яртыда-унбердә башлана. Өстәлгә төрле салатлар, салкын ит (тавык, каз, үрдәк), койка, кыздырылган балык, җиләк-җимеш (мандарин, әфлисун, алма), тозлы кәбестә (башлысы яхшырак), тозлы помидор, арыш һәм бодай ипие, минераль сулар, җиләк-җимеш сулары һәм шампанский куялар. Яңа ел табынына кайнар шулпа бирмиләр. Ләкин кайнар ашамлыкларны ике тапкыр...

Яңа елны каршылау кичке унберенче яртыда-унбердә башлана. Өстәлгә төрле салатлар, салкын ит (тавык, каз, үрдәк), койка, кыздырылган балык, җиләк-җимеш (мандарин, әфлисун, алма), тозлы кәбестә (башлысы яхшырак), тозлы помидор, арыш һәм бодай ипие, минераль сулар, җиләк-җимеш сулары һәм шампанский куялар.
Яңа ел табынына кайнар шулпа бирмиләр. Ләкин кайнар ашамлыкларны ике тапкыр - яңа елга кадәр, гадәттә, балыктан әзерләнгән ашлар һәм яңа елдан соң, әйтик, томалап пешерелгән яки кыздырган ит (сарык, сыер ите) белән кайнар бәрәңге, пилмән, пылау, тутырган каз, яисә тавык, өчпочмак, пәрәмәч һ.б. бирәләр. Ахырдан чәй һәм кофе эчәләр. Чәй янына шикәр, варенье, конфет, кофе янына шикәр, кайнар сөт яисә куертылган сөт, сөт өсте, татлы камыр ашлары куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел табынына – үзебезнең продукция