Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел сынамышлары

Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай уздырасың - бу теләсә-нинди Яңа елга билгеле сынамыш, шуңа күрә 2015 елны яхшы компаниядә күңелле, матур итеп каршы алырга кирәк. Үзеңне һәм елны "яңартырга" тырышсагыз 31 декабрьдә өйне җыештырырга, башны юарга, яхшылап юынырга (элек мунчада парлану яхшы саналган) һәм эчке киемнән башлап аяк киеменә кадәр...

Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай уздырасың - бу теләсә-нинди Яңа елга билгеле сынамыш, шуңа күрә 2015 елны яхшы компаниядә күңелле, матур итеп каршы алырга кирәк.
Үзеңне һәм елны "яңартырга" тырышсагыз 31 декабрьдә өйне җыештырырга, башны юарга, яхшылап юынырга (элек мунчада парлану яхшы саналган) һәм эчке киемнән башлап аяк киеменә кадәр яңаны кияргә кирәк.
Яңа елда бурычка акча бирмиләр һәм алмыйлар - ел буе түләячәксең, әгәр шун­дый зарурлык килеп туган икән, кулга бирергә ярамый, иң яхшысы өстәлгә куярга яки конвертта бирергә.
Яңа ел өстәлендә азык һәм эчемлек күп булырга тиеш - бу киләсе елга байлык вәгъдә итә.
Яңа ел кичендә әрләшергә, кычкырырга яки ямьсез сүзләр әйтергә ярамый - бу яңа елны "куркытырга" мөмкин һәм уңыш сездән һәм сезнең гаиләдән качарга мөмкин.
Яңа елда кер юарга һәм чүп чыгарырга ярамый - моның белән сез гаиләдән үзегезнең уңышыгызны чыгарасыз.
Беренче курантлар сукканнан соң беренче килгән кеше билгели - яңа ел сезнең гаиләгә нәрсә алып килә - әгәр сәламәт, бай кеше килсә, бу бәхеткә, әгәр беренче сез яратмый торган күршегез яки гел зарлана торган туганыгыз килсә, яхшы нәрсә көтмәгез. Элек шундый гадәт булган- яшьләр Яңа елны каршы алганнан соң, бөтен туганнарга һәм күршеләргә өйдән-өйгә йөреп уңыш китерергә ашыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел сынамышлары