Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел белән! ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЛАР!

Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз. Районыбыз халкы үзенең тырыш хезмәте, бердәмлеге нәтиҗәсендә барлык планлаштырган бурычларны үтәп чыкты. 2016 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында районыбызның - 85, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть»...

Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.

Районыбыз халкы үзенең тырыш хезмәте, бердәмлеге нәтиҗәсендә барлык планлаштырган бурычларны үтәп чыкты.
2016 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында районыбызның - 85, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть» идарәсенә нигез салынуның 60 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үттек. Азнакаебыз күз алдында чәчәк ата. Шушы елда гына да җирлегебездә яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парк һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, Мәдәни үзәк, музей, сәүдә үзәкләре ачылды.
Авыл хуҗалыгы Азнакай районы икътисадында иң әһәмиятле урынны алып тора.
Хезмәтчәннәребез быел да республикада иң зур күләмдә икмәк җитештерде, терлекчелек өлкәсендә олы уңышларга ирешәбез.
Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсе дәүләт программалары нәтиҗәсендә үсеш кичерә, яңа эш урыннары булдырыла.
Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!
Узып баручы ел Азнакай өчен әһәмиятле чараларга аеруча бай булды. Алга куелган барлык максатлар үтәлде, төп күрсәткечләр буенча Азнакай муниципаль районы бүген республикада алдынгылар рәтендә бара.
Без райондагы уңышларның барысына да халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек. Куйган хезмәтегез, максатка ирешү юлыннан тайпылмыйча, районны үстерүгә керткән зур өлешегез өчен сезгә чиксез рәхмәтләремне белдерәм.
Әмма әлеге җиңүләрнең нигезен ветераннарыбыз, өлкән буын вәкилләре салуын онытырга ярамый.
Без бүген нефтьчеләребез ирешкән уңышлар белән лаеклы төстә горурланабыз. "Азнакайнефть" идарәсе, нефтьчеләребезнең игътибары һәм ярдәмен тормышыбызның һәр өлкәсендә тоябыз. Бәйрәм уңаеннан "Юбилейный" стадионына реконструкция ясалды, махсус ясалма түшәмә белән футбол мәйданы төзелде, Кара елга ярларын төзекләндердек, парклар төзелде. Актүбә бистәсендә юбилейга әзерлек кысаларында Җиңү мәйданы төзекләндерелде, төсле фонтан ачылды.
Кадерле райондашларым!
Якынлашып килгән 2017 елны без зур планнар һәм өметләр белән каршылыйбыз. Яңа ел безнең өчен тагын да уңышлы булып, әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Киләсе елда районыбыз халкына тыныч тормыш, бетмәс шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр телим. Иң изге теләкләрегез тормышка ашсын! Яңа ел белән! Яңа бәхет белән, кадерле райондашларым!


Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев