Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй хозурында – балачак бәйрәме

  Мәктәптә укыганда кем генә җәйге каникулны зарыгып көтеп алмый икән?

 

Бу чорның хозурында рәхәтләнеп ял да итәсең, сәяхәтләргә чыгасың, үзеңә яңа дуслар табасың. Аны әнә шулай тоташ бәйрәмгә әвереледерүдә өлкәннәр ниләр генә уйлап тапмый!

 Шәһәребезнең 2 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Шәрәфетдинова һәм җирлек активистлары биредә яшәүче балаларның каникул көннәре онытылмаслык үтсен өчен ел да  төрле чаралар үткәреп киләләр. Шундый балачак бәйрәме шушы көннәрдә 4 нче һәм 7 нче ТОСлар җитәкчеләре Нурия Хаҗипова һәм Әлфия Хөснетдинова да катнашында һәм ярдәмендә бик күңелле үтте.

 Яшүсмерләр, кечкенәләр рәхәтләнеп биеде, җырлады, мавыктыргыч уеннарда ярыштылар. Аларның шат авазыннан күпкатлы йортлар ишегалды гөҗ килеп торды.

 Бәйрәм ахырында Гөлфия Хәевна аларның барчасына тәмле күчтәнәчләр өләшеп, җәйлектә рәхәт ял итүләрен, барлык хыялларының чынга ашуын теләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев