Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәвәһирә Латыйфуллинаны дуслары һәм хезмәттәшләре юбилее белән котлый

Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлис кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син эшчән, җитез, киң күңелле, туган җанлыклы,олы йөрәкле. Балаларның күңелендә туган телебезне ярату тәрбияләп, бар гомереңне мәгариф өлкәсенә багышладың. Иҗади эшләүче, абруйлы мөгаллимә буларак, сине укучыларың, ата-аналар, хезмәттәшләрең хөрмәт итәләр, яраталар. Хезмәтеңне...

Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлис кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.

Син эшчән, җитез, киң күңелле, туган җанлыклы,олы йөрәкле. Балаларның күңелендә туган телебезне ярату тәрбияләп, бар гомереңне мәгариф өлкәсенә багышладың. Иҗади эшләүче, абруйлы мөгаллимә буларак, сине укучыларың, ата-аналар, хезмәттәшләрең хөрмәт итәләр, яраталар.

Хезмәтеңне "Татарстанның Атказанган укытучысы", "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" билгеләре, "Хезмәт ветераны" медале, Мактау грамоталары бизи.

Аллаһы Тәгалә Альбертың белән тигезлектә алтын туегызга барып җитеп, балалар-оныкларыңның игелеген, куанычын күреп, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Шатлык белән, парлы бәхет белән,

Үтсен синең алда гомерең.

Сәламәтлек, яшәү рәхәтлеге

Алып килсен сиңа һәр көнең.

Шиһаповлар, Сәетовлар, Халиковлар гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәвәһирә Латыйфуллинаны дуслары һәм хезмәттәшләре юбилее белән котлый