Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеранның хыялы тормышка ашты

Ямьле җәй айларының берсендә сугыш ветераны Равил Хәкимов Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка үзе хезмәт иткән урыннарга алып баруын сорап мөрәҗәгать итә. Азнакай ветераннар советы, әлбәттә, андый үтенеч-гозерләрне үтәми калмый. Бу юлы да Миргасим Кәримов Туймазы районы ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин белән үзара сөйләшәләр дә, уртак фикергә килеп,...

Ямьле җәй айларының берсендә сугыш ветераны Равил Хәкимов Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка үзе хезмәт иткән урыннарга алып баруын сорап мөрәҗәгать итә.
Азнакай ветераннар советы, әлбәттә, андый үтенеч-гозерләрне үтәми калмый. Бу юлы да Миргасим Кәримов Туймазы районы ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин белән үзара сөйләшәләр дә, уртак фикергә килеп, бик матур, эчтәлекле очрашу оештырырга уйлыйлар. Отставкадагы полковник Равил Хәкимов (рәсемдә - уртада) эчке хезмәт гаскәрләре составында 1944-45 елларда аеруча мөһим стратегик объект булган - Ык елгасы аша узучы тимер юлны саклауда катнаша. Туймазы районы Илчембәт авылындагы очрашу башка ветераннар өчен дә искиткеч матур тәэсирләр калдырды.
Туксанынчы дистәсен тутырып килүче ветеран яшьлек елларына кайтып килгәндәй тойды үзен. Яшәгән казарманың кайда урнашуын, "солдат сукмак"ларын бик яхшы хәтерли иде ул. Ветеран киләчәктә авылның мәктәп укучылары, укытучылар белән очрашып, кечкенә генә музей ачу хыялы белән дә яши.
Безне күрше башкорт дусларыбыз бик җылы каршы алдылар, истәлекле урыннар белән таныштырдылар. Очрашу ахырында киләчәктә дә әнә шулай үзара дустанә мөнәсәбәтләрне дәвам итеп, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә, ветераннарыбызның матур хыялларын тормышка ашыруда бергәләп эшләргә сөйләшеп хушлаштык.
Нурулла Гобәйдуллин,
эчке эшләр бүлеге ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеранның хыялы тормышка ашты