Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран укытучылар һәм студентлар белән очрашу

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында. Һәр кешенең Туган җире, сөекле Ватаны, тормышка нигез салган, юллама биргән сөекле мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап, яратып искә ала торган укытучылары бар. Шушы уңайдан Чубар-Абдул мәктәбендә "Студентлар кичәсе " узды. Анда укучылар белән беррәттән , шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, чыгарылыш...

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында. Һәр кешенең Туган җире, сөекле Ватаны, тормышка нигез салган, юллама биргән сөекле мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап, яратып искә ала торган укытучылары бар.

Шушы уңайдан Чубар-Абдул мәктәбендә "Студентлар кичәсе " узды. Анда укучылар белән беррәттән , шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, чыгарылыш укучылары чакырылды.

Кунаклар фотокүргәзмә белән таныштылар, Бу сурәтләрдә мәктәпнең тулы 30 еллык тарихы чагылыш тапкан Ул "балачак иле"нә кайтарды.

Кичәне мәктәпнең тәрбия эшләре урынбасары Мөхтәрәмә Гимаева һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Шакирова алып барды. Очрашу матур җырлар һәм кызыклы уеннар, укытучыларга һәм укучыларга хәтирәләрне яңартырлык кызыклы сораулар белән үрелеп барылды. Чыгарылыш сыйныфы укучыларына студентлар һәм укытучылар, хуҗалык җитәкчеләре киңәшләр киңәшләрен һәм изге теләкләрен җиткределәр.

Раушания Вадигуллина,

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран укытучылар һәм студентлар белән очрашу