Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран рәхмәтле

Безгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, районда кадер-хөрмәт зурдан. Шушы көннәрдә 95 яшемне тутырдым. Юбилеем белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе килде. Элеккеге эш урыным - ПАТПдан да хезмәттәшләрем җыелды. Аларның мине шулай зурлауларына, ихластан теләкләренә бик күңелем булды. Аларны озаткач та әле бик озак узгандагы тормыш юлымны барлап утырдым:...

Безгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, районда кадер-хөрмәт зурдан. Шушы көннәрдә 95 яшемне тутырдым. Юбилеем белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе килде. Элеккеге эш урыным - ПАТПдан да хезмәттәшләрем җыелды. Аларның мине шулай зурлауларына, ихластан теләкләренә бик күңелем булды. Аларны озаткач та әле бик озак узгандагы тормыш юлымны барлап утырдым: гомер буе шофер булып эшләдем - нефтьчеләр вахтасын, шәһәрдә маршрут автобусын йөрттем. Урак чорында озак еллар хуҗалыклардан икмәк ташуда да ярдәм итәргә туры килде. Кайгы-хәсрәт, борчулар да күп булды, шөкер, барсына да түзелде. Минем хезмәтемне онытмаган, ветеран буларак шундый кадер-хөрмәт күрсәткән өчен җитәкчеләребезгә, хезмәттәшләремә бик рәхмәтлемен.
Гайнулла Әюпов, сугыш һәм хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран рәхмәтле