Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вөҗдан газабы

(булган хәл) Аларның тормышы башкаларныкыннан аерылып тормады диярлек. Балачак, яшьлек мизгелләре, беренче керсез хисләр, чәчне-чәчкә бәйләгән иң кадерле истәлекле минутлар - барысы, барысы да күп кенә гашыйк йөрәкләрнең язмышына тиңдәш булып, гомер йомгагы үз юлыннан тәгәри бирде. Яшәү яме, тормыш мәгънәсе булып тупырдап торган алма битле кызлары дөньяга аваз салды....

(булган хәл)
Аларның тормышы башкаларныкыннан аерылып тормады диярлек. Балачак, яшьлек мизгелләре, беренче керсез хисләр, чәчне-чәчкә бәйләгән иң кадерле истәлекле минутлар - барысы, барысы да күп кенә гашыйк йөрәкләрнең язмышына тиңдәш булып, гомер йомгагы үз юлыннан тәгәри бирде. Яшәү яме, тормыш мәгънәсе булып тупырдап торган алма битле кызлары дөньяга аваз салды. Руслан белән Ританың мәхәббәтенә күпләр көнләште. Чөнки аларның сөюе шулкадәр көчле иде, өйләренә генә сыймыйча, тышка бәреп чыгып, кояшның нурлары кебек балкыды аларның хисләре. Үтә кызыл тиз уңа дигәндәй, ятлар күзе тидеме, Руслан «чит бакча гөлләре»нә дә күз салгалый башлады. Ирлек дәртен шулай уңга да, сулга да бүлгәләргә җитеште. Ләкин ирендәге үзгәрешләрне сизеп алган Рита көннәрдән бер көнне мәсьәләне уртага салып, җитди сөйләшү тәкъдим итте. Руслан «Бары тик сине генә яратам, җаным!» дип, үзенә карата әйтелгән шик-шөбһәләрне инкарь итәргә тырышса да, тора-бара Ританың түземлеге төкәнде, кызын алды да, әти- әнисе йортына күченеп яши башлады. Менә шул чакта Руслан күпләрнең гомерен, тормышын җимергән хәмер белән дуслаш­ты.
Барды ул Рита янына. Тезләнеп гафу сорады. Рита аны ике мәртәбә кичереп, тормышны кабаттан ялгарга омтылды, ләкин, чир китә, гадәт китми шул, бар тырышлык, өметләр юкка иде.
Гөрләп торган тормыш бәллүр савыт кебек челпәрәмә кил­де. Руслан гаиләсен дә, эшен дә югалтты. Әҗәткә батып бетте. Рита белән бергәләп корган гаилә учагын - өен дә сатарга туры килде. Әтисе күптән вафат, әнисе үзе генә яши иде. Бала - бәгырь ите бит, Хәлимә апа да, улын үз янына сыендырды. Тәмле-тәмле ризыклар да пешереп карады бичара ана, үлән сулары эчертеп дәвалап та карады, акылга килергә үгетләп улына күпме ялвар­ды, ләкин файдасыз. Русланга хәмердән башка берни дә кирәк түгел иде.
Тора-бара исерткеч белән мие сыекланган ир гел кешелектән чыкты, күкрәк сөтен имезеп үстергән анасына кул күтәрә баш­лады.
Ана һәр көнне ялварып, улына тәүфыйк сорады.
Ә бер көнне ана улын көтте-көтте дә, ишеккә бик салмый гына йокларга ятты. Күзенә йокы кермәсә дә, саташа-саташа берничә мәртәбә төш күргәндәй итте. Шул арада исерек Русланның кайтып кергәнен сизми калды.
Ходай кичермәслек, җирләр күтәрә алмаслык явыз гамәл кылды Руслан шул төндә. Азгын халәтен тыя алмый үзен туды­рып, тәрбияләп үстергән газиз әнисен тотып көчләде ул. Эшен бетергәч, берни булмагандай гырлап йоклап китте.
Күкләр күкрәде, яшен яшьнәде. Юк ла, кыш ич әле. Мескен ананың җан иңрәве икән лә бу... Ана үкси-үкси ятактан шуып төште. Мондый хайванлыкны үз баласыннан көтмәгән иде ул. Кинәт баштан «Үзем тудырдым, үзем юк та итәм» дигән уй йөгереп узды. Хәлимә апа үз-үзен белештерми аш бүлмәсендә малларга кабак турый торган балтаны тартып чыгарды һәм улы йоклап яткан бүлмәгә атлады...
Русланны җирләделәр. Бу хәл күпләрне тетрәндерсә дә, ана­ны аклаучылар байтак иде. Болай да вөҗдан газабы кичерүче анага ай-һай авыр иде бу дөньяда яшәүләре. Ләкин гадәттәгечә көнне-төннәр, төнне көннәр алыштырды.
Бу гыйбрәтле хәлләр калганнарга сабак булсын иде берүк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вөҗдан газабы