Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Васил Шәйхразиев: “Азнакай күп күрсәткечләр буенча үрнәк”

7 февральдә Мәдәният йортында Азнакай район Советы утырышы узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты.

Азнакай муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлар турында доклад белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады.

“Узган ел киеренке булса да, уртак тырышлык, Татарстан хөкүмәте, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән барлык өлкәләрдә дә аны уңышлы тәмамладык,” – дип билгеләп үтте ул. Марсель Шәйдуллин төрле социаль програмалар һәм проектларны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Район социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча  республиканың 43 муниципаль берәмлеге арасында 12 нче урынга күтәрелгән.

2022 елда тулай территориаль продукция күләме 98 млрд сум тәшкил иткән. Нефть тармагы район икътисадының төп  нигезен тәшкил итә.

Район үсешендә кече һәм урта бизнесның да өлеше елдан-ел арта. Былтыр гамәлдәге программалар буенча бизнеска 183 млн сум җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгында 5,5 млрд. сумлык тулай продукция җитештерелгән, аны сатудан кергән табыш 4 млрд. сум тәшкил иткән. 2022 елда 140 мең тонна ашлык җыеп алынып, гектардан уңыш уртача 35 центнер чыккан. Мөгезле эре терлекләр саны 30 мең башка җитеп, сыерлар саны 2000 башка арткан. Тәүлеклек савым район өчен рекордлы 200 тоннага якынлаша.

2022 елда 16 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, 21 күп фатирлы торак йортта капремонт узган. “Безнең ишек алды” программасы буенча 3 елда 82 ишек алды төзекләндерелгән, быел тагын 34 ишек алды яңартылачак. Күчкәй-Тау микрорайонына газ үткәрелгән. Яшьләр үзәгендә 112 млн сумлык ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Юл эшләренә узган ел бер миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Районда туризмны үстерүгә дә игътибар арта. Шәһәрдәге ачык бассейн, былтыр Чатыр тавы итәгендә  төзелгән глемпинг башка төбәкләрдән дә халыкны күпләп җәлеп итә. Быел Мәнәвез буасын төзекләндерү планга кертелгән, ул да шундый ук яраткан ял урынына әверелер дигән ышанычын белдерде Марсель Шәйдуллин.

Район башлыгы үз чыгышында мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт өлкәләрендә башкарылган эшләргә дә тукталды.

Украинада барган хәрби операциядән азнакайлылар да читтә калмады. Хәрби операция зонасына районнан 40 тонна йөк җибәрелгән. Халыктан һәм хезмәт коллективларыннан бу максатларга 20 млн сумга якын акча җыелган. Марсель Шәйдуллин мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче азнакайлыларга, волонтерларга рәхмәтен җиткерде.

Утырышта Актүбә бистәсенең 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән бистә башлыгы Александр Севостьянов таныштырды. Ул үзенең чыгышында “Татнефть” җәмгыяте җитәкчесе Наил Маганов инициативасы белән Актүбәдә экологик һәм энергия саклаучы уникаль проект тормышка ашырылуын, биредә яңа заводлар, сәнәгать объектлары төзелүен, йортлар яңартылуын, 500 дән артык эш урыны булдырылачагын ассызыклап узды.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев республиканың соңгы елларда ирешкән уңышларын яктыртып, Татарстанның ил күләмендә әйдәр төбәк булуын әйтте. Азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәясен биреп:

– Районында бердәм, дус команда эшли, сезнең көчле лидерыгыз бар, күп күрсәткечләр буенча башка районнарга үрнәк булып торасыз,  – дип яңа үрләргә канатландырды.

Соңыннан бер төркем азнакайлыларга югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев