Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Васил Бикташев: "Барысы истә, онытмыймын һич тә"...

Әни көче Әнием Нурлыхаят Габдерәшит кызына Барысы истә, онытмыймын һич тә, Авыр булды сиңа, әнием, Көнне-төнгә ялгап, йокы-яллар күрми Тормыш йөген тартың, әнием. Билләреңне бөгеп, тирләреңне түгеп Тырыштың син, әни, яшәргә. Калсаң да тол алты балаң белән, Бирешмәдең авыр хисләргә. Янып-көйдең безне кеше итәргә. Рәхмәт хисе белән искә алам, Һичбер...

Әни көче

Әнием Нурлыхаят Габдерәшит кызына

Барысы истә, онытмыймын һич тә,

Авыр булды сиңа, әнием,

Көнне-төнгә ялгап, йокы-яллар күрми

Тормыш йөген тартың, әнием.

Билләреңне бөгеп, тирләреңне түгеп

Тырыштың син, әни, яшәргә.

Калсаң да тол алты балаң белән,

Бирешмәдең авыр хисләргә.

Янып-көйдең безне кеше итәргә.

Рәхмәт хисе белән искә алам,

Һичбер вакыт сине онытмам.

Тәннәремдә җаным булган чакта

Хәер-догалардан ташламам.

53 ел, әнием, вафатыңа,

Якты булсын кара гүрләрең.

Ходай сиңа насыйп итсен

Җәннәтләрнең якты түрләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Васил Бикташев: