Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вакыйгаларга бай ай

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, бүләкләүләрдән, узган җиде көндә башкарылган эш-чараларны һәм февраль ае йомгакларын анализлаудан башлады. Чечен Республикасында Конституция тәртибе урнаштыруда безнең районнан да шактый ир-егет катнашты. Шуларның берсе - Кәкре Елга авылыннан Әлфис Заһидуллин иде. Яу кырыннан исән-имин...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, бүләкләүләрдән, узган җиде көндә башкарылган эш-чараларны һәм февраль ае йомгакларын анализлаудан башлады.
Чечен Республикасында Конституция тәртибе урнаштыруда безнең районнан да шактый ир-егет катнашты. Шуларның берсе - Кәкре Елга авылыннан Әлфис Заһидуллин иде. Яу кырыннан исән-имин кайткан егет, кызганычка каршы, фаҗигале төстә һәлак булды. Ватан мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән кыюлыгы өчен аңа бирелергә тиешле Суворов медале батырны дистә елдан соң гына эзләп тапты. Дәүләт бүләген район башлыгы аның әтисенә - Әнис Заһидуллинга тапшырды.
15 февраль көнне Казанда К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Азнакай якташларының зур очрашуы булды. Бәйрәмдә районыбыздан чыккан мәртәбәле һәм мөхтәрәм күпсанлы кунаклар, ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашты. Әлеге мөһим чараны югары дәрәҗәдә уздыручыларга, ярдәм күрсәтүчеләргә Марсель Зөфәр улы үзенең ихлас рәхмәтен белдерде.
- Казанда яшәүче азнакайлылар белән очрашуның төп максаты - ике арадагы элемтәне ныгыту, туган районыбызның үсешен тагын да алга җибәрү өчен ике якның да мөмкинлекләрен берләштерү иде. Якташларыбыз да, килгән кунаклар да бу фикерне куәтләделәр, ирешкән уңышларыбызны күреп сөенделәр, оештырган чараларыбызны югары бәяләделәр. Эшләү генә түгел, ирешкәннәрне күрсәтә белергә, шуның белән куйган максатларыбызга ирешергә кирәк, - диде ул.
16-17 февраль көннәрендә Азнакай ипподромында узган Россия Кубогының III сайлап алу этабы узышларында илнең унга якын шәһәренән килгән 24, Азнакай муниципаль районы башлыгы призына 15 автоспортчы катнашты. Ярышларның баш судьясы, РСФСРның атказанган тренеры Аркадий Дадаев аны оештыру һәм уздыру камиллегенә, трассаларның сыйфатлылыгына аеруча югары бәя бирде. Азнакайда автомобиль спортын үстерүгә һәм ярышларны уздыруга керткән хезмәтләре өчен Марсель Шәйдуллин бер төркем предприятие җитәкчесенә муниципаль район башлыгының Рәхмәтен җиткерде.
Ул шулай ук Бөтендөнья студентларының һәм яшьләренең Казанда узасы җәйге Универсиадасы уңаеннан 23 февраль көнне авыл яшьләренең Әсәйдә үткәрелгән икенче спартакиадасына югары бәя бирде. Анда 26 авыл җирлегеннән 530 спортчы катнашты.
Гыйнвар-февраль айларында район һәм шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә, авыл җирлекләрендә еллык эшкә йомгак ясау җыелышлары, халык җыеннары узды, - диде район башлыгы, чыгышын дәвам итеп. - Очрашу вакытында күтәрелгән һәр проблема, халыкны борчыган һәр мәсьәлә буенча җаваплы кешеләрдән нәтиҗәле эш алып баруны таләп итәчәкбез.
Киңәшмәдә районда һәм шәһәрдә атналык оператив хәлнең торышы турында Россия ЭЭМның Азнакай муниципаль районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров, язгы кыр эшләрен вакытында уздыру буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты эшчәнлеге турында аның директоры Руслан Мөгътәсимов, Лениногорск политехник колледжының Азнакай шәһәре филиалында укыту-җитештерү практикасы вакытында эш оештыру буенча филиал директоры Роберт Хөснетдинов чыгыш ясады.
Киңәшмәнең йомгак өлешендә Марсель Шәйдуллин язгы чәчү эшләрен оешкан төстә һәм кыска вакыт эчендә башкарып чыгу мәсьәләләренә дә тукталды. Моның өчен шәһәр һәм район биләмәсендәге сәнәгать предприятиеләренең кеше һәм техника белән авыл эшчәннәренә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиешлегенә басым ясады. "Кемнең кем булуына карамастан - нефтьчеме ул, эшчеме, җитәкчеме - беребез дә икмәк, сөт-май, итсез табын кормый. Һәркем ипинең ничек үстерелгәнен, образлы итеп әйткәндә, аның тәмен тоярга тиеш. Кыен вакытта бөтен авырлыкны авыл кешесенә өеп калдыру дөрес эш түгел", - диде ул, сүзен дәлилләп.
Район башлыгы республика шәһәрләрендә соңгы вакытта балалар белән вәхшиләрчә кылынган җинаять очракларына да тукталды. Районда бу хәлне булдырмау чараларын күрүне таләп итте, язгы ташу, су басулардан саклану өчен саклык чараларын булдыру кирәклегенә басым ясады.
Утырышта агымдагы атнада шәһәрдә һәм районда башкарыласы башка чаралар планы да тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вакыйгаларга бай ай