Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вафин Айрат Мәсгет улына бүген 60 яшь

Уразай авылында Вафин Мәсгет һәм Гәүһәрия гаиләсендә туып, бүгенге көндә Азнакайда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Вафин Айрат Мәсгет улына бүген 60 яшь. Кадерлебез, без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, мул тормыш телибез һәм әниебез Таллы Бүләк авылы кызы Дания белән...

Уразай авылында Вафин Мәсгет һәм Гәүһәрия гаиләсендә туып, бүгенге көндә Азнакайда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Вафин Айрат Мәсгет улына бүген 60 яшь. Кадерлебез, без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, мул тормыш телибез һәм әниебез Таллы Бүләк авылы кызы Дания белән тормыш юлыннан бергә баруыгызга да июль аенда 35 ел булды. Бер-берегезгә кирәк булып, ныклы терәк булып, тагын озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Үстергән ике улыгызның, килен-оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, тыныч, мул тормышта яшәргә язсын.
Котлы булсын туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Игелеген күрү насыйп булсын,
Син үстергән һәрбер балаңның.
Минем өчен һәрвакыт үрнәк,
Минем өчен һәрвакыт кирәк.
Гомер юлларымда тик син генә
Таянырдай ныклы тал-тирәк.
Гомер үтә. Инде күпме еллар,
Син генә диеп тибә ул йөрәк.
Рәхмәт әйтәм барлык туганнарга,
Син минеке генә булганга.
Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә,
Сине миңа бүләк иткәнгә.
Гел шатлыкта, гел муллыкта,
Үтсен синең көннәрең.
Август ае алмасыдай,
Балкып торсын йөзләрең.
Алгы көннәрдә бәхетебез,
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Сиңа иң изге теләкләр белән:
тормыш иптәшең Дания, улларың Айнур, Ленар, киленең Зимфира, оныгың Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вафин Айрат Мәсгет улына бүген 60 яшь