Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада Азнакайга эшлекле визит белән Кырым республикасының Бакчасарай районы башлыгы килде

Узган атнада районыбызга эшлекле визит белән Кырым республикасының Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров килде. Мәгълүм булганча, узган ел Россия Хөкүмәте Кырым Республикасының 16 районын илнең төрле субъектларына беркетеп, аларга ярдәм күрсәтү юлларын билгеләгән иде. Ул вакытта Татарстан Бахчасарай районын шефлыкка алып, беренче көннән үк ярдәм кулын сузды. Бу хакта Рефат...

Узган атнада районыбызга эшлекле визит белән Кырым республикасының Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров килде. Мәгълүм булганча, узган ел Россия Хөкүмәте Кырым Республикасының 16 районын илнең төрле субъектларына беркетеп, аларга ярдәм күрсәтү юлларын билгеләгән иде. Ул вакытта Татарстан Бахчасарай районын шефлыкка алып, беренче көннән үк ярдәм кулын сузды.
Бу хакта Рефат Дердаров үзе дә билгеләп үтте.
- Татарстан безнең өчен элек-электән тугандаш республика булды, - ди ул. - Узган ел республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Кырымга берничә тапкыр килеп, проблемалар белән якыннан танышты. Бүген инде без әкренләп аякка басып киләбез. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Рөстәм Миңнеханов Кырымда милләтара һәм динара тынычлыкны саклап калуда да зур көч куйды.
Рефат Дердаров Азнакайга сәфәрен "Нефтемаш" заводы белән танышудан башлады. Завод продукциясен бүген Татарстан Республикасыннан читтә дә яхшы беләләр. Биредә эшләнә торган модульле объектлар республикада күптөрле максатчан программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Соңгы өч ел эчендә биредә 226 ФАП, өч амбулатория, алты патологоанатом бүлеге һәм 44 ветеринар участок пункты эшләнеп, куллануга тапшырылды. Кырым делегациясенең сәяхәтне биредән башлавы юкка түгел: Бакчасарай районының Самохвалово авылында безнең завод тарафыннан җитештерелгән модульле ФАП төзелгән. Тиздән аны тантаналы шартларда куллануга тапшырачаклар.
Рефат Дердаров белдерүенчә, бүген район фельдшер-акушерлык пунктына мохтаҗлык кичерә. Ул "Азнакай "Нефтемаш" заводы белән хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде.
- Үзебездә төзелгән беренче фельдшер-акушерлык пунктын куллануга тапшырганчы, аларны җитештерүче завод белән якыннанрак танышырга теләдек. Мондый ФАПларны төзү безгә авыл халкын сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә эшлекле элемтәләрнең тагын да ныгуына бер шигем дә юк. Районыбызда соңгы мәктәп - 1976, балалар бакчасы 1970 елда төзелгән иде. Сездә ел саен сафка бастырылучы социаль объектлар, гомумән, биредә алып барылган киң колачлы төзелешләр, халык мәнфәгатен күздә тотып башкарылган эшләр миндә бары соклану хисләре генә уята, - диде очрашу барышында Кырым кунагы.
Сәфәр барышында Бакчасарай делегациясе "Азнакай сувенирлары" кәсеп йортында булды һәм шәһәрдәге башка социаль объектлар белән якыннанрак танышты.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атнада Азнакайга эшлекле визит белән Кырым республикасының Бакчасарай районы башлыгы килде