Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңышлы эшмәкәр буласың килсә, йоклама, “Бизнес класс”та укы

Азнакай районында эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан нинди чаралар күрелә? Гомумән, урта һәм кече эшмәкәрлек өчен шартлар, җирлек бармы? Бу турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгының эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. - Бүгенге көндә районда 452 икътисадый актив кече һәм микропредприятиеләр, 1248 шәхси эшмәкәр, 187 КФХ гамәлдә. Район халкының...

Азнакай районында эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан нинди чаралар күрелә? Гомумән, урта һәм кече эшмәкәрлек өчен шартлар, җирлек бармы? Бу турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгының эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек.

- Бүгенге көндә районда 452 икътисадый актив кече һәм микропредприятиеләр, 1248 шәхси эшмәкәр, 187 КФХ гамәлдә. Район халкының 8 меңгә якын халкы бизнес белән шөгыльләнә. Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен Азнакай районында мөмкинлекләр зур. Районда эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында менә инде дүртенче сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, алар аккредитация үтте. Монда эшмәкәрләр өчен әзер бизнес, кадерле вакытыңны әрәм итеп, айлар еллар буена рәсмиләштерү, оештыру артыннан чабып йөрисе юк. Киләсең дә, эшеңне башлыйсың. Җирле җитештерүчеләребез өчен ярминкәләр оештырылып тора. Бердән сатып алучылар арзан бәядән үзебездә җитештерелгән сыйфатлы, чиста продукция сатып алса, эшмәкәрләр азык-төлеген арадашчысыз уңышлы гына сатып җибәрә. Сәүдә нокталарында әледән-әле уздырылган "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе дә кулланучыларны үз эшмәкәрләребез җитештергән продукция белән таныштыруда зур әһәмияткә ия.

Азнакайлылар елның-елында "Ел эшмәкәре" бәйгесен уздыралар. Бу үзара ярыш кына түгел, ә үзенчәлекле аралашу, фикер, тәҗрибә уртаклашу, шул ук вакытта бизнес вәкилләренең абруен күтәрү чарасы да булып тора.

Эшмәкәрләребез федераль, республика һәм район күләмендә бик күп ярдәм программаларыннан актив файдаланалар. Мәсәлән быел "Гаилә фермасы" программасы буенча Татарстанда 24 эшмәкәр җиңү яуласа, шуларның дүртесе - безнекеләр. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә үз эшен башлап җибәрүчеләр белән , бигрәк тә физик мөмкинлекләре чиклеләргә эш урыннары булдыру максатында даими эшчәнлек алып барабыз.

Безнең үз җирлегебездә эшләп килүче программалар арасында "2013-2016 елларда авыл үсеше" аеруча зур әһәмияткә ия. Фермерларыбыз быел бигрәк тә элиталы орлыклар сатып алуда зур ярдәмгә ирештеләр.

"Шанс" авыл хуҗалыгы кредит-кулланучылар коперативы уңышлы гына эшләп килә. "Шанс" аша 17 фермер һәм шәхси эшмәкәр 1млн. 700 мең сум финанс ярдәме алды.

Районыбызда эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан, төрле очрашулар, киңәшмәләр уздыру матур традициягә әйләнде. Кагыйдә буларак, андый очрашуларда район җитәкчелеге һәм алар белән эшләүче оешма-предприятие һәм республикадан да вәкилләр катнаша. Алар урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау программалары, закончалыктагы яңалыклар, алардан файдалану алымнары турында җентекле чыгышлар ясыйлар. Апрель аенда Республика җитәкчелеге катнашында үткән эшмәкәрләр конференциясеннән соң, "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгында бетон мини- заводы ачу тантанасы аеруча истәлекле булды. Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы вәкиле Дилюс Шәвәлиев азнакайлыларның җитештерүдә төп көч булган сәнәгать мәйданчыклары ачуда тәҗрибәсен югары бәяләде. Шул ук көнне Дилюс Шәвәлиев , көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, Татарстан Республикасы эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев һәм дә районыбызның актив эшмәкәрләре белән берлектә урта мәктәпләрдә булып, өлкән сыйныф укучылары белән очрашуларда катнаштык, аларны бизнес өлкәсендә күптөрле яңалыклар белән таныштырдык, сорауларга җаваплар бирдек. Бигрәк тә, яшьләрне шушы көннәрдә старт алган "Бизнес класс" уку-укыту программасы белән таныштырдык.

-"Бизнес класс" программасына ныклабрак тукталыйк әле? Анда кемнәр, ничек укый ала? Шартлары хакында да әйтеп узсагыз иде.

-Әйе, Татарстанда эшмәкәрләр өчен махсус уку-укыту программасы эшли башлады. Ул нигездә кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Программа алты айлык курсларны үз эченә ала. Уку бушлай. Яшь белгечләр тәҗрибәле остазлардан он-лайн, офф-лайн дәресләр ала. Курслар эшмәкәр булырга хыялланучылар өчен генә түгел, инде бу өлкәдә эшләп килүчеләргә шәхси үсеш өчен дә файдалы булачак. Әлеге программада җиде меңнән артык кеше теркәлергә өлгергән инде. Бөтен дөнья күләмендә алга киткән әзер программада үзебезнең азнакайлыларга катнашмыйча "йоклап калырга" һич тә ярамый. Шуңа да бу өлкәдә актив эш алып барабыз. Бүгенге көндә 200 гә якын азнакайлы әлеге проектта теркәлергә өлгерде инде. Бу турыда теләгән һәркем www.business-class.pro сайтында теркәлеп, укый ала.

- Сез бу проектның өстенлеген нидә күрәсез?

- Хәзер интернеттан файдаланмаган яшьләрне табу читендер ул. Юк-бар белән утырганчы, үзеңнең киләчәгең турында уйларга, өйдән чыкмый гына, вертуаль "парталарга" гына утырып укырга мөмкин. Икенчедән, монда рәхәтләнеп үзеңнең сорауларыңны бирергә, бу өлкәдә шактый "шомарган" остазларың аша тәҗрибә уртаклашырга, реаль бизнес турында ныклы белем алырга җай чыга. Эшмәкәргә вакыт - алтын бәясе. Бу юнәлештә укып, ул үзенең вакытын да янга калдыра. Күңеленә хуш килгән эшне сайлап, белем алырга менә дигән форсат.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, әлбәттә, бу проектка алга таба да тукталырбыз әле.

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уңышлы эшмәкәр буласың килсә, йоклама, “Бизнес класс”та укы