Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уттай янып тора миләш

Борынгылар миләшнең күз тиюдән саклавына ышанган, әле дә балаларның киеменә миләш ботагы кую гадәте бар.

Өй каршында миләш үсү өйне янгыннан, төрле күңелсезлекләрдән саклый дигән ышану да яши.
Миләш бактерицид үзлеккә ия, яфраклары белән миләш ботагы салып торган су 2 сәгать эчендә зарарлы микроблардан чистара, ди белгечләр.

Халыкта миләшкә кагылышлы мондый сынамышлар да бар:

 

  •  Миләш чәчәк атканнан соң, кыраулар булмый.
  •  Миләш иртә чәчәк атса, җәй кызу һәм коры килә.
  •  Урманда миләш аз икән, октябрь коры, күп булса - елак килер.
  •  Миләшнең җимешләре иртә кызарса, көз яңгырлы була, озакка сузыла.
  •  Миләшнең уңышы күп булса, кыш кырыс килә, озакка сузыла.
  • Миләш күп булган елны арыш чәчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев