Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарыбызны янгыннан саклыйк!

Урман - ул яшел байлыгыбыз. Аны саклау һәм аннан максатчан файдалану исә безнең төп бурыч. Иң явыз дошман булган янгыннар исә урманнар өчен зур куркыныч тудыра. Бу чорда нәрсәләрне истә тоту зарур? Иң элек гражданнарга ачык ут яндырмаска, янучы матдәләр сеңдерелгән яки майлаган материаллар кулланырга киңәш ителми. Яшь ылыс үсентеләре...

Урман - ул яшел байлыгыбыз. Аны саклау һәм аннан максатчан файдалану исә безнең төп бурыч.
Иң явыз дошман булган янгыннар исә урманнар өчен зур куркыныч тудыра. Бу чорда нәрсәләрне истә тоту зарур? Иң элек гражданнарга ачык ут яндырмаска, янучы матдәләр сеңдерелгән яки майлаган материаллар кулланырга киңәш ителми. Яшь ылыс үсентеләре янында, коры яфрак өелгән урыннарда учак ягарга ярамый. Кагыйдәләрне бозган очракта гаеплеләр тәрбияви, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
Җәйге корылык чорында хәтта бәләкәй генә ут чыганагы да зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар, сезнең игътибарсызлыгыгыз, битараф булуыгыз аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моны истән чыгармасагыз иде. Бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм сезнең бердәмлегегез, игътибарлы булуыгыз гына янгыннарны кисәтергә һәм зур матди югалтуларны булдырмый калырга ярдәм итә. Уртак тырышлыгыбыз белән язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калып була.
Урманда янгын чыганагы күрсәгез, 01; 7-85-17; 7-20-01 телефоннары буенча хәбәр итүегез сорала.
"Азнакай урманчылыгы" учреждениесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев