Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманайның иҗат командасы – беренче

Октябрь уртасыннан ахырына кадәр авыл мәдәният йортлары иҗат коллективлары "Без сәламәт тормыш яклы" район конкурсында көч сынаштылар. Ниһаять, 5 ноябрьдә иң көчле коллективлар билгеле булды. Башка еллардан аермалы буларак, конкурс быел КВН формасында үткәрелде. Сайлап алу туры барлыгы 8 зонада узды. Коллективлар авылда спорт темасына визит карточкасы тәкъдим иттеләр, музыкаль...

Октябрь уртасыннан ахырына кадәр авыл мәдәният йортлары иҗат коллективлары "Без сәламәт тормыш яклы" район конкурсында көч сынаштылар. Ниһаять, 5 ноябрьдә иң көчле коллективлар билгеле булды.
Башка еллардан аермалы буларак, конкурс быел КВН формасында үткәрелде. Сайлап алу туры барлыгы 8 зонада узды. Коллективлар авылда спорт темасына визит карточкасы тәкъдим иттеләр, музыкаль номерда һәм социаль видеороликта сәламәт яшәү рәвешен чагылдырдылар. Жюри күтәрелгән идеяләрнең актуальлегенә, социаль әһәмиятенә, чыгышларның көн темасына туры килүенә игътибар бирде.
Сәпәй авылы мәдәният йортында узган йомгаклау турында 10 коллектив катнашты. Урманай командасы беренче, Сукаеш - икенче, Әсәй һәм Чубар Абдул өченче урынны яулады. Смотр-конкурсының дипломантлары - Мәнәвез, Үчәлле, Ирекле, Уразай, Сәпәй, Балтач мәдәният йортлары командалары чыгышлары да кызыклы һәм гыйбрәтле булды.
Лилия Алиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманайның иҗат командасы – беренче