Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уразай укучылары читек бизәгән

Уразай башлангыч мәктәбендә «Илләргә бай безнең планетабыз, халыклары төрле милләттән» дип аталган бердәмлек сәгате узган.

“Чара үтәсе бүлмә китап күргәзмәләре, төрле милләт халкының милли киемнәре белән баетылды. Укучыларны Халыклар бердәмлеге бәйрәме белән таныштырып үттек. Без һәрберебез дә төрле милләт халкын, аларның гореф-гадәтләрен, динен хөрмәт итәргә, алар белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тиешбез, дип аңлаттык. Аннан соң укучылар корея халкының "Конфет ашап тамак туямы?" дип аталган әкиятен чылбыр рәвешендә кычкырып укыдылар. Укып бетергәч, нәтиҗә ясалды.

Сәгатебезнең йомгаклау өлешендә татар халкының милли аяк киеме - читек бизәдек. Укучыларга ярдәмгә "Каюлы күн - гасырлар төпкеленнән килгән мирас" дип аталган китап күргәзмәсе ярдәмгә килде”,  - дип хәбәр итә китапханәче Гөлназ Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев