Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңыш тарихы

2023 ел башында Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә Ирина З. үз эшен ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Иринаның югары белеме бар, белгечлеге буенча ул әйләнә - тирә мохитне саклау буенча инженер (эколог). Берничә ел лаборант булып эшли. Ләкин эштән буш вакытта тегәргә ярата. Үзе өчен, дуслары өчен…

Әлбәттә, «үз эшен» ачу идеясе аңа күптән һәм күп тапкырлар килгән, әмма аны гамәлгә ашыру өчен тәвәккәллек һәм финанс чаралары җитмәгән.

Эш белән тәэмин итү хезмәте үз эшен ачарга, үз бизнесын булдырырга теләгән эшсез гражданнарга финанс ярдәме күрсәтүен ишетеп, һәм, үз мөмкинлекләрен бәяләп, ул барыбер эшеннән китә. Эш белән тәэмин итү үзәгендә бизнес-планын яклап, Эксперт советының уңай нәтиҗәсен алып, Ирина 2023 елның мартында «сәүдә һәм үз тегүенең җиңел сәнәгате товарларын сату өлкәсендә хезмәт күрсәтү» юнәлеше буенча үз эшен ачты.

Әлегә төп ассортиментны балалар киеме тәшкил итә. Иринаның продукциясе – сыйфатлы һәм искиткеч матур.

Ирина 2023 елның 14-15 апрелендә Азнакай районында узган «Работа России. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабында бик теләп катнашты. Чара барышында ул үз продукциясен уңышлы сата һәм клиентлар базасын киңәйтә алды.  «Мин яраткан эшем белән шөгыльләнүемә шатмын.  үземә һәм көчемә ышанырга ярдәм иткән мәшгульлек хезмәте белгечләренә рәхмәтлемен,» - ди Ирина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев