Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ун ел очраштык, әмма ул башкага өйләнде

Үземнән 7 яшькә зуррак бер ир белән очраша башладым.

Ул гаиләле икәнен яшермәде. Әмма безгә бергә шулкадәр рәхәт иде, шуңа күрә мине бу борчымады.

“Без бала өчен генә кушылыштык, хатын белән мөнәсәбәтләр киренке, барыбер аерылышам”, – диде ул.

Мин аңа ышындым, чын-чынлап гашыйк булдым. Очрашканда сөйләшеп сүзләребез, серләшеп серләребез бетми. Артыгын таләп итмәдем. Ул да минем белән бик бәхетле дип уйладым. Вакыт узу белән бергә булырбыз, никахыбызны рәсмиләштерербез дип хыялландым.

Бары ун елдан соң гына аңыма килдем. Әйе, мин бәхетле сыман, әмма төннәрен, бәйрәмнәрдә ялгызмын. Ни гаиләм, ни балам юк. Гомерем буе аның аерылганын көтеп яшәргәме?

Ниһаять, бар көчемне һәм кыюлыгымны җыеп, мин аның белән җитди итеп сөйләшергә булдым. Үзем икеләнәм, үзем бу сөйләшүнең кирәк икәнен аңлыйм. Ун ел буена мин аннан бернәрсә дә таләп итмәдем. Һәм менә акылыма килеп: “Я мин, я гаиләң! – дигән шарт куйдым. Ул гаиләсен сайлады.

Шулай булыр дип курыккан идем. Ул киткәч үкси-үкси еладым. Шулай да ничектер җиңеләеп калдым. Миңа 33 яшь. Ун ел эчендә башка кеше белән гаилә кора алган булыр идем, ничек алдангамын, алтындай вакытымны әрәм иткәнмен!

Дөрес, ул кабат очрашуны ялварып шалтыратты. Әмма минем үткәннәргә әйләнеп кайтасым килмәде.

Җиде айдан соң аның чыннан да хатыныннан аерылганын һәм башка кызга өйләнгәнен белдем.

Бик нык ачуым килде, йөрәккә хәнҗәр кадаган кебек булды. Нигә соң ул миңа өйләнмәде? Бәлкем ул кыз миннән акыллырак булгандыр һәм аны үз кулларына бөтереп алгандыр.

Хәзер инде анык беләм: ун ел буена сиңа тәкъдим ясамаган икән, ул ирдән бернәрсәгә дә өметләнеп булмый.

 

фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев