Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ул иленә хезмәт итте

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда, күптән түгел безнең өчен бик кадерле кешебез - әтиебез, бабабыз, әниебезнең гомерлек терәк-таянычы булган әтиебезне югалттык. Хәсәншин Мөбарәк Гәрәй улы озак еллар Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләде. Аның фидакарь хезмәте күпсанлы хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнде. Әтиебез бу якты дөньядан кисәк кенә, безне -...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда, күптән түгел безнең өчен бик кадерле кешебез - әтиебез, бабабыз, әниебезнең гомерлек терәк-таянычы булган әтиебезне югалттык.

Хәсәншин Мөбарәк Гәрәй улы озак еллар Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләде. Аның фидакарь хезмәте күпсанлы хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнде.
Әтиебез бу якты дөньядан кисәк кенә, безне - әниебез Фәһимә Шәрәфи кызын, 3 баласын, 7 оныгын, 3 оныкчыгын олы кайгыга салып китеп барды. Әниебез белән алар 60 ел тату, матур гомер кичерделәр.
Үзенең якты, нәтиҗәле яшәлгән тормыш юлын әтиебез, бабабыз Мөбарәк туган илгә хезмәт итеп, халкын хөрмәтләп, гаиләсен кайгыртып, якын-тирәдәгеләргә кадер-хөрмәт күрсәтеп үткәрде. Сугыш ветераны булган әтиебез соңгы сулышынача үз гаиләсен саклаучы, яклаучы булды. Безгә, балаларына акыллы киңәшләрен бирде, нәсел-нәсәбебезнең аксакалы буларак, барчабызны бәхетле тормышка канатландырды, ярдәмче булды, күңелләргә өмет, яктылык, нур өстәде.
Сабыр, тыйнак, ипле, тыныч холыклы әтиебез чордашлары арасында да абруйлы, мөхтәрәм кеше иде. Аны барыбыз да бик тә юксынабыз. Күпсанлы туганнарыбыз, якыннарыбыз исеменнән әтиебез - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәншин Мөбарәк Гәрәй улын соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Бу көннәрдә күңелләр бигрәк тә сызланып алгысый: ни кызганыч, әтиебез Җиңүнең 70 еллык тантанасын күрә алмады...
Гөлнур Готовяхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ул иленә хезмәт итте