Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыларны экстремизмга юк дияргә өйрәттеләр

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 3 сентябрьдә республикабызның, шул исәптән районыбызның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга - юк!" дигән бердәм дәресләр узды. Азнакай 4 нче лицеенда унберенче сыйныф укучылары алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ярдәмчеләре Руслан Дәүләтшин, Марсель Абдуллин, Азнакай тикшерү комитеты җитәкчесе Азат Сәеткулов, янгын күзәтчелеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов чыгыш ясап, экстремизмның...

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 3 сентябрьдә республикабызның, шул исәптән районыбызның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга - юк!" дигән бердәм дәресләр узды.

Азнакай 4 нче лицеенда унберенче сыйныф укучылары алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ярдәмчеләре Руслан Дәүләтшин, Марсель Абдуллин, Азнакай тикшерү комитеты җитәкчесе Азат Сәеткулов, янгын күзәтчелеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов чыгыш ясап, экстремизмның төрләре, нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, аңа каршы торуның хокукый нигезләре турында аңлаттылар.

Мондый дәреснең мәктәпләрдә үткәрелүе юкка түгел. Аның максаты - балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәген төшендерү. Рөстәм Дәүләтшин экстремистларның үз сафларына нәкъ менә аңнары ныгып җитмәгән яшьләрне тартуларын белдерде.

- Терроризим, дини, милии низаглар турында ишетеп торабыз. Алар кайдарыр еракта, читтә кебек. Баксаң һәр адымда, хәтта социаль челтәрләрдә дә безне ялгышлыклар сагалап тора икән. Бу дәрестә мин үзем өчен бик файдалы мәгълумат алдым, - ди Айсылу Мөбәрәкшина.

Әлеге чара дәресләрдән соң 500 укучы катнашында Мәдәният йортында да узды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучыларны экстремизмга юк дияргә өйрәттеләр