Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар куркынычсызлыгын кайгыртып

Азнакайдагы 8 нче мәктәптә тыныч кына барган дәресләрне янгын сигнализациясенең шомлы авазы өзде. Бөтен кешегә дә бинадан чыгарга әмер бирелде. Укучылар янгын була калса, һәр көнне йөргән гадәти "сукмакларыннан" китәргә бик мөмкиннәр. Шуңа да аларны бәла-казадан саклау, тиешле күнекмәләрне алу өчен мондый өйрәнүләр уздыру кирәк. Бу чара һәрбер мәктәптә ярты...

Азнакайдагы 8 нче мәктәптә тыныч кына барган дәресләрне янгын сигнализациясенең шомлы авазы өзде. Бөтен кешегә дә бинадан чыгарга әмер бирелде. Укучылар янгын була калса, һәр көнне йөргән гадәти "сукмакларыннан" китәргә бик мөмкиннәр. Шуңа да аларны бәла-казадан саклау, тиешле күнекмәләрне алу өчен мондый өйрәнүләр уздыру кирәк. Бу чара һәрбер мәктәптә ярты елга бер тапкыр уздырылырга тиеш. Монда шулай ук техник кимчелекләрнең булу-булмавы, янгын сигнализациясенең төзеклеге дә тикшерелә. Янгын күзәтчелеге һәм 87 нче янгын часте хезмәткәрләре бу көнне укучылар алдында "Куркынычсызлык дәресләре"н дә үткәрделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.

Әйе, бу өйрәнүләр генә булды. Әмма, "кызыл әтәч"нең кайчан, ничек ишек кагасын беребез дә белми. Шуңа да сак булырга, янгын була калса, нәрсә эшләргә кирәклеген һәммәбез белеп торырга тиешбез. Фаҗига булмасын өчен яңа уку елы башыннан ук шундый өйрәнүләр оештыру зур әһәмияткә ия.

Равил ХӨСӘЕНОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар куркынычсызлыгын кайгыртып