Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уф, йөрәгем, су бирегез

Җир шарында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан бик күп кеше үлә. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында ел саен 800000 нән артык кеше йөрәк авыруыннан, шуның 85-90 проценты йөрәк-кан тамырлары чиреннән вафат була. Шуңа күрә бу авыруның сәбәпләрен белү һәркемгә кирәк. * Йөрәк авыртуның төп сәбәбе - артериосклероз. Кан тамырларының тараюы аркасында аларның эченә...

Җир шарында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан бик күп кеше үлә. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында ел саен 800000 нән артык кеше йөрәк авыруыннан, шуның 85-90 проценты йөрәк-кан тамырлары чиреннән вафат була. Шуңа күрә бу авыруның сәбәпләрен белү һәркемгә кирәк.
* Йөрәк авыртуның төп сәбәбе - артериосклероз. Кан тамырларының тараюы аркасында аларның эченә холестерол утыра. Нәрсә соң ул холестерол? Бу - аксыл-сары төстәге майлы матдә. Ул йомырка сарысында, иттә, ак майда, сөттә һәм сырда күп.
* Матдәләрнең май алмашуы начарланган һәм холестеролны үзләштерү кимегән очракта, үзләштерелмәгән майлы матдәләр кан тамырларының стеналарына утырырга мөмкин һәм кан тамырларының тараюы, аларның катылануы ихтимал.
* Артериосклероз кан әйләнешенең начараюына китерә. Нәтиҗәдә, йөрәк мускуллары кислород белән начар тәэмин ителә. Шуның аркасында, ягъни кислород җитмәгәнлектән йөрәк авырта башлый.
* Күпчелек очракта йөрәкнең авыртуы күкрәк бакасы авыруы билгесе булып тора. Бу - бик җитди авыру. Ул еш кына өлкән яшьтәге ирләрдә була. Яшьрәк кешеләрнең дә авыруы бик ихтимал.
* Күкрәк бакасының төп билгеләре: йөрәк турысында кинәт кенә бик каты авырту барлыкка килә. Кеше куркуга тешә. Кайвакытта күкрәк кысыла, тын бетә. Берничә секунд чәнчеп-чәнчеп ала торган авырту тоясың. Шул чакта нитроглицерин төймәсе йоткач, авырту бетә. Бу, чыннан да, күкрәк бакасы авыруы икәнлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уф, йөрәгем, су бирегез