Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уен кырында - район һәм шәһәр җитәкчеләре

Район, шәһәр җитәкчелеге халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә. Хакимият җитәкчесе Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл башкарма комитеты башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, бәлки үзләре дә анда актив катнаша. Р.Ишкәев исемендәге ял паркында район физкультура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган...

Район, шәһәр җитәкчелеге халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә.

Хакимият җитәкчесе Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл башкарма комитеты башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, бәлки үзләре дә анда актив катнаша.

Р.Ишкәев исемендәге ял паркында район физкультура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган җәйге Спартакиада уеннары да әнә шул хакта сөйли.

Биредә гер күтәрү, аркан тарту, футбол, волейбол кебек спорт төрләре буенча ярышлар оештырылды. Тамашачылар мини-футбол уеннарын аеруча зур кызыксыну белән күзәтте. Беренчелеккә чыгар өчен бу көнне дүрт команда көч сынашты. Киеренке көрәштә мәктәп директорларыннан торган футбол командасы җиңде. Авыл җирлекләре башлыклары - көмеш, район һәм шәһәр җитәкчелеге командасы бронза медальгә ия булды. Дүртенчедә - оешма-предприятие начальниклары.

Футбол уеннары менә шундый күтәренке кәеф белән тәмамланды. Бүләкләү тантанасында, үзе дә команда составында булган район башлыгы Марсель Шәйдулин:
- Футболчыларыбызның осталыклары елдан-ел арта бара, - дип билгеләп үтте.

***

Икенче көнне Боз сараенда Олимпия чемпионы, СССРның спорт мастеры Е.Давыдов һәм район башлыгы җитәкчесе Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге Азнакай командасы хоккей буенча көч сынашты.

Ике команда да җиңү өчен зур активлык куеп көрәште. Барлык катнашучылар да спорт бәйрәмендә бердәм булдылар. Шуңа бу көнне дуслык җиңү яулады да инде, исәп: 10:10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уен кырында район һәм шәһәр җитәкчеләре