Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытыкның туксан яшьлек ветеранын Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев котлады

Азнакай районында олуг юбилярларны матур итеп тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.

Тымытык авылында яшәүче Даймә Мөкминованы 90 яшьлек юбилее белән котларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев килде. Сугыш чорында өлкәннәр белән бергә колхозда тырыш хезмәт куйган, урман кискән, сугыштан соң балалар бакчасында, аннан Азнакай газ цехында эшләгән ветеранга Таһир Һадиев изге теләкләрен җиткерде.

Даймә апаны район хакимияте исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева, Тымытык авылы ветераннар советы рәисе Радик Солтанов, Азнакай газ цехы җитәкчелеге шулай ук котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Даймә апа тормыш иптәше Рәис абый белән өч бала үстергәннәр, бүгенге көндә 11 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Ул балалары тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев