Тымытыкка аккошлар килгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытыкка аккошлар килгән

Аккошларны безнең якта бик сирәк очратырга була.

Әмма соңгы елларда елга-күлләрдә күренә башладылар. Хезмәттәшебез Нәсимә Хөснетдинова Тымытыкта Ык елгасында аларны фотосүрәткә дә төшереп алган. «Якын килеп булмый, очып китәләр», – ди ул. Әле кешеләргә шикләнеп карый аккошлар. Саклыйсы иде аларны, фотосүрәттә генә карарга калмасын иде!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев