Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытыкта ветеринария участогы ачылды

Районда республика программаларының күпчелеге тормышка ашырыла, шуларның берсе - модульле ветеринария пунктлары төзү. Узган ел Кәкре Елга авылында шундый беренче пункт төзелгән булса, якшәмбе көнне аның чираттагысы Тымытык авылында ачылды. Бу көнне авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кунаклар да килгән иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов тымытыклыларны...

Районда республика программаларының күпчелеге тормышка ашырыла, шуларның берсе - модульле ветеринария пунктлары төзү. Узган ел Кәкре Елга авылында шундый беренче пункт төзелгән булса, якшәмбе көнне аның чираттагысы Тымытык авылында ачылды.

Бу көнне авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кунаклар да килгән иде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов тымытыклыларны котлап, әлеге өй туеның бик тә мөһим булуын ассызыклады.

- Бүгенге көндә республиканың барлык районнарында да менә шундый пунктлар ачылып тора һәм бу авыл халкы тарафыннан да яклау тапты. Чөнки авыл тормышы терлекчелеккә бәйләнгән. Ә инде аларны үрчетү, үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр булу - эшне тагын да җиңеләйтә. Яңа бинаның сәламәт терлек үстерүдә файдасын күрергә булсын, - диде министр.

Ветеринария участогы 14 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге торак пунктларда дистәгә якын фермер хуҗалыгы, гаилә фермалары бар, эре мөгезле терлек саны исә 7000 меңнән артып китә.

Объектны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл халкы өчен мондый пунктлар барлыкка килүенең әһәмиятен, алар ярдәмендә хәзер ветеринария хезмәтен күрсәтү мәсьәләләрен тизрәк һәм сыйфатлырак хәл итәргә мөмкин булуын билгеләп үтте. Республика программасы буенча мондый пунктны икенче елга Чалпыда да төзү күздә тотыла.

Участок мөдире - Вадим Удовенко - Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап кайткан яшь белгеч.

- Туган ягымда авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертү - үзе бер куаныч. Пункта барлык уңайлыклар бар. Мондый эш урынында халыкка хезмәт күрсәтүе үзе бер рәхәт, - ди мал табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымытыкта ветеринария участогы ачылды