Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымымык авылында иң үрнәк ишегалдын билгеләделәр

Ямьле Ык буйларының серле талларына кушылып моң агыла да агыла, әлеге минутларда күлләр тып-тын тора, камышлар да шауламый. Бу көнне Тымытык авылы, типтәр очындагы ямьле күл буенда оештырылган урам бәйрәменә Совет, Бакча, Тукай, Яңа Әлиф урамнарында яшәүчеләр җыелды. Бәйрәмне җирлек башлыгы Айрат Фазлыев ачып, халыкка күңелле ял теләде. Аңа кушылып,...

Ямьле Ык буйларының серле талларына кушылып моң агыла да агыла, әлеге минутларда күлләр тып-тын тора, камышлар да шауламый. Бу көнне Тымытык авылы, типтәр очындагы ямьле күл буенда оештырылган урам бәйрәменә Совет, Бакча, Тукай, Яңа Әлиф урамнарында яшәүчеләр җыелды.

Бәйрәмне җирлек башлыгы Айрат Фазлыев ачып, халыкка күңелле ял теләде. Аңа кушылып, ветераннар советы рәисе Радик Солтанов, мәдәният йорты директоры Раушания Идрисова авылдашларга урамнар данын югалтмыйча, күрше-күләннең хәлен белешеп, бар яктан да үрнәк булып яшәүләрен теләделәр.

«Иң үрнәк ишегалды» бәйгесенә йомгак ясалып, анда Галия һәм Мәгъки Гарифуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Аларның ихатасы күпләр өчен үрнәк. Бу тырыш гаилә аны үзләренең оҗмах почмагы иткән: һәр җирдә тәртип, пөхтәлек, чәчәкләр хакимлек итә.

Яңа Әлиф урамындагы Сабантуй мәйданын яшеллеккә күмеп агачлар утырту өмәсе оештырган һәм аларны тимер койма белән уратып алуда ярдәм күрсәтүче Зөфәр Хәнипов, авылның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүче Роза Шәйдуллина, Илшат Әхмәтгәрәев тә авылдашларның ихлас рәхмәтләрен ишеттеләр.

Урам бәйрәмендә "Иң матур чәчәк бәйләме", "Аш-су остасы", җыр-бию бәйгеләре, күмәк уеннар кызганнан-кызды. Иң күп балалы гаиләләр - Яңа Әлифтән алты балалы Земфира һәм Сурик Погосян, Лилия һәм Илгизәр Әсхәбиев, Фәнисә һәм Рамил Солтановларга кадер-хөрмәт күрсәтелде. Күрәсең, урамның аксакаллары, абруйлы гаилә - җиде бала үстергән Рәсимә апа һәм Баһау ага Гәрәйшиннар аларга зур үрнәк булган. Кызганычка каршы, Баһау ага мәрхүм инде. Бүген төп нигезгә барсы бергә җыелганда Гәрәйшиннар династиясе туксанга тула!

Шулай ук Хәдичә һәм Рузалин Хәниповлар, Фатыйма һәм Варис Галиевләр, Совет урамындагы Ләйсән һәм Ләис Кәлимуллиннар, Ләйсән һәм Айрат Фазлыевлар гаиләләрендә дә туганлыкның рәхәтен, кадерен белеп ишле балалар тәгәрәшеп үсә. Яшь гаиләләргә дә шундый тулы, бәрәкәтле тормыш теләнде. Бәйрәм бүләге - иң зур карбыз да ишле гаиләгә эләкте.

Яңа Әлиф урамында яшәүче хезмәт ветераны Варис Галиев бәйрәмгә атын бизәп, бер олау бала төяп чыкты. Аңа терлекче егет Дамир Кәримов та кушылды. Урам бәйрәменә атлар аерым бер ямь өстәде.

Авылыбыз сандугачлары Резидә Хәнипова, Алсу Ихсанова, Равил Шәфигуллин, Җәмилә Шәйхелисламова чыгышларын халык алкышларга күмде.

Биючеләр ярышында 70 яшьлек Рим Кашапов һәм Флүрә Гәрәйшина ут өерде, аларның җитезлегенә күз дә иярми.
Урам бәйрәменең иң зур кунаклары - авылыбыз аксакаллары Фатих Латыйпов, сугыш ветераны Фазылҗан Хәкимҗанов, Кәшиф Хәкимҗанов түрдә булдылар, сиксәннән өстәге агайларга татар түбәтәйләре бүләк ителде, олы тормыш юлы үткән ил картларына халык зур хөрмәт күрсәтте .

Урам бәйрәмендә берәү дә бүләксез калмады. Иң оста аш-су осталары Фатыйма Галиева, Минзилә Усманова, Зөлфия Нуретдинова куйган хезмәтне мәртәбәле жюри әгъзалары Алсу Исхакова, Галия Гарифуллина һәм Минзилә Усманова югары бәяләде. Көзге муллык чагылган бәйгедә Бакча урамыннан Ләйсән Фазлыева, Фәүзия Мөстәкыймова, Алсу Исхакова, Гөлнара Галиева, Ләйсән Кәлимуллинага тиңнәр булмады.

Көтү кайтканчы, мәшәкатьләрне бер читкә куеп, авылдашлар әнә шулай бергәләп ял итеп, бәйрәм ясап алды. Көтүченең чыбыркы шартлавы, сөтлебикәләрнең ашыга-ашыга көтүдән кайтулары авыл халкын кичке мәшәкатьләргә дәште. Урамнар чиста булса, күрше хәлен күрше белеп яшәсә, битарафлык чире яшьләребезгә йокмас, туып-үскән нигезләр дә корымас.

Лилия Идрисова, Тымытык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымымык авылында иң үрнәк ишегалдын билгеләделәр