Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туйкәдә ветераннарны хөрмәтләделәр ФОТО+ВИДЕО

​​​​​​​Авылның Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә бүген тантаналы митинг үтте.

Сугыш каһарманнарының якты истәлеген яңарту тантанасына өскә яуган яңгыр да, җил дә комачаулык итә алмады. Бирегә бөтен авыл халкы, район җитәкчеләре җыелды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов барысын да бәйрәм белән котлап чыгыш ясады. Ул авыл халкының сугыш чоры хәтирәләрен кадерләп саклавын әйтте. Узган ел һәйкәл өр-яңадан яңартылды, бу эшкә 300 мең сум акча тотылды. Бүгенге көндә Туйкә авыл биләмәсе җирлегендә 1 Ватан сугышы ветераны, 4 тыл фидакаре, 39 сугыш чоры балалары яши.

Митинг һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев