Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туганлыкта, дуслыкта!

Татарстан Республикасының Азнакай һәм Төркия Республикасының Тарсус шәһәрләре дуслыгына быел 15 ел тулды. 1997 елны, уртак төзелгән шартнамә нигезендә, Азнакай һәм Тарсус шәһәрләре арасында үзара дуслык, тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Республикабызга хөрмәт йөзеннән тарсуслылар үз шәһәрләренең бер урамына "Татарстан" исеме бирделәр, "Азнакай" бакчасы төзеделәр. Шул ук елны безнең шәһәрдә дә "Тарсус"...

Татарстан Республикасының Азнакай һәм Төркия Республикасының Тарсус шәһәрләре дуслыгына быел 15 ел тулды.
1997 елны, уртак төзелгән шартнамә нигезендә, Азнакай һәм Тарсус шәһәрләре арасында үзара дуслык, тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Республикабызга хөрмәт йөзеннән тарсуслылар үз шәһәрләренең бер урамына "Татарстан" исеме бирделәр, "Азнакай" бакчасы төзеделәр. Шул ук елны безнең шәһәрдә дә "Тарсус" паркына нигез салынды. Бүген инде ул күпләрнең ял итү урынына әверелгән гөрләп торган зур бакча. Уртасында ике халыкның дини һәм милли рухларын чагылдыручы Зәңгәр мәчет мөселманнарны үзенә тартып тора. Аның янында яңарак кына ачылган мәдрәсә комплексны тулыландыра.
Беренче елларда тугандаш шәһәрләр арадашлыгы башлыча тугандаш халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен якынайтуга гына кайтып калган булса, соңгы вакытта икътисади-социаль мәсьәләләрне уртак чишүгә дә яңа юллар ачты. Бүген инде эшмәкәрлек, сәүдә өлкәсендә өметле проектларыбыз бар.
Хөрмәтле азнакайлылар!
Азнакай - Тарсус кардәшлегенә 15 ел тулу уңаеннан, барыгызны да әлеге дата белән тәбрик итәм. Районда, шәһәрдә үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашуыгызны, күңелле ял итүегезне телим. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек үзара файдалы очрашулар, килешүләр белән дәвам итәр, дуслыгыбыз тагын да ныгыр дип ышанам.
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганлыкта, дуслыкта!