Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган тел балачактан сеңә

Туган тел - ул ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миһербанлы, шәфкатьле итә. Туган тел ул - безнең балачагыбыз, гаиләбезнең аралашу теле. Февраль аенда Азнакай район балалар китапханәсенә «Салават күпере» һәм «Светлячок» бакчасы сабыйлары килделәр. Анда туган тел көненә багашланган «Халкым теле - халык теле» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды....

Туган тел - ул ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миһербанлы, шәфкатьле итә. Туган тел ул - безнең балачагыбыз, гаиләбезнең аралашу теле. Февраль аенда Азнакай район балалар китапханәсенә «Салават күпере» һәм «Светлячок» бакчасы сабыйлары килделәр. Анда туган тел көненә багашланган «Халкым теле - халык теле» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды. Кичәгә җирлегебез шагыйрәсе Нәсимә Фазлыева чакырылды. «Радуга» балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары Гөлшат Мөхәммәтова, Зөлфия Гайсина белән шагыйрә апалары: Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Илмира Сәлахованың шигырьләрен сөйләделәр, җырларны башкардылар. Кичәдә шагыйрә Нәсимә Фазлыева да катнашты. Ул нәниләрнең ана телләрен онытмауларын, бәхетле-тәүфыйклы булып үсүләрен теләп, шигырь китапларын бүләк итте. Очрашу Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Тәслимә КОРБАНОВА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган тел балачактан сеңә