Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туфракка китерелгән зыян кайтарылырга тиеш

2002 елның 10 гыйнварында көченә кергән "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законның 77 нче маддәсе нигезендә, табигатьне пычрату, юкка чыгару, туфракның ашын бетерү, табигый экология системасын, табигать комплексын, ландшафтны таркату-бозу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башка төр закон бозулар, китерелгән каза буларак, тулы күләмендә кайтарылырга киеш. Хуҗалык итү субъектлары һәм...

2002 елның 10 гыйнварында көченә кергән "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законның 77 нче маддәсе нигезендә, табигатьне пычрату, юкка чыгару, туфракның ашын бетерү, табигый экология системасын, табигать комплексын, ландшафтны таркату-бозу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башка төр закон бозулар, китерелгән каза буларак, тулы күләмендә кайтарылырга киеш.
Хуҗалык итү субъектлары һәм башка төр эшчәнлек нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән каза Россия Табигать министрлыгының 08.07.2010 елда чыккан 238 нче әмере (Юстиция министрлыгында 07.09.2010 елда 18364 саны белән теркәлгән) нигезендә расланган методика тәртибендә хисапланырга һәм килгән зыян тулысынча каплатылырга тиеш.
"Россельхознадзор"ның ТР буенча идарәсе чыгарган һәм "Россельхознадзор" әмере белән расланган (09.04.2008 ел, №106) карар нигезендә, идарәгә билгеле бер сфера эшчәнлеге барышында китерелгән зыянны каплату өчен дәгъва белдерү вәкаләте бирелгән.
2002 елның 10 гыйнварында чыккан 7 нче санлы "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законның 78 нче маддәсе нигезендә, закончалыкны бозу юлы белән табигатькә китерелгән зыян ирекле рәвештә кайтарыла ала, алай булмаганда, суд яки арбитраж суд карары белән юллап алына.
Хәзерге вакытта идарә тарафыннан Җир закончалыгын бозган сигез оешмага карата 53 миллион 480 мең сумлык дәгъва белдерелде.

Рамил ИСЛАМОВ, "Россельхознадзор"ның ТР буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туфракка китерелгән зыян кайтарылырга тиеш