Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрәзәсе дөрес ясалмаган азнакайлы эшмәкәрне судка биргән 

Азнакайда яшәүче С. ханымның пластик тәрәзәгә заказы белән килеп туган хәл инде менә бер ел дәвам итә.

Ул шәхси эшмәкәрләрнең берсенә тәрәзә ясарга заказ бирә һәм аның өчен алдан 15 мең сум түләп куя. ПВХ профиленнән булган тәрәзәнең гомуми заказ күләме 29 400 сумга төшә.

Гадәттәгечә, үлчәүләр алына, башкару срогы билгеләнеп, икеара килешүе төзелә. Ләкин шунда ук аннан читкә тайпылулар башлана. Эшләү срогы 21 көн итеп билгеләнсә дә, ул бер айга сузыла. Көтелмәгән хәлләр алга таба да дәвам итә. Иске тәрәзәне алып, урынына яңасын утыртуга, аның шактый кечкенә булуы, килешүдәге тиешле үлчәмнәргә туры килмәве ачыклана. Заказ бирүчегә төсе дә ошамый: ак урынына сарырак рам куелган була. С. ханым үзенең дәгъваларын белдереп тәрәзә ясаучыга мөрәҗәгать итә. Әмма аннан тискәре җавап ала һәм үз хисабына экспертиза үткәрә. Аның нәтиҗәләре гражданка С. файдасына булып, ул Азнакай шәһәр судына салынган зыянны кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итә.

Бу көннәрдә суд булды һәм гариза бирүче файдасына суд карары чыгарылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев