Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тротуарлы булдык

Мин үзем төп Азнакай кызы. Монда туып, монда үстем. Әгер авыл егете Рәвис Абдуллин белән тормыш корып иске Азнакайда яши башладык. Озак еллар ташчы булып элеккеге УПНП иКРС предприятиесендә эшләдем. Мин күбрәк Совет урамыннан йөрим. Язгы, көзге чорларда бигрәк читен була: машиналар өстеңә пычрак чәчрәтеп үтә иде. Машина йөртүчеләрне дә...

Мин үзем төп Азнакай кызы. Монда туып, монда үстем. Әгер авыл егете Рәвис Абдуллин белән тормыш корып иске Азнакайда яши башладык. Озак еллар ташчы булып элеккеге УПНП иКРС предприятиесендә эшләдем. Мин күбрәк Совет урамыннан йөрим. Язгы, көзге чорларда бигрәк читен була: машиналар өстеңә пычрак чәчрәтеп үтә иде. Машина йөртүчеләрне дә гаеплисе килми. Арада тизлекләрен киметеп, өстеңә пычрак чәчрәтмим дип акрын гына узучылары да бар. Машиналар йөрүче асфальт кырыннан узганда: "Их, тротуар булса, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә уңайлы булыр иде", - дип уйлый идем. Шушы ук юлдан өлкән яшьтәгеләр, балалар да йөри бит. Шушы уйлар белән, халыкны һәм үземне дә күздә тотып, район башлыгы Марсель Шәйдуллинга киттем. Ул мине ачык йөз белән каршы алды. "Эшләрбез!" дип ышандырып калды һәм сүзендә торды да. Совет урамы тротуарлы булды.

Мин "Маяк" газетасына ел саен язылам. Аның аша һәр нәрсәдән хәбәрдар булып яшим, район тормышы белән танышып торам. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасы башкарган эшләр, халык тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре дә күп языла газетада. Совет урамына тротуар салуда катнашкан барлык эшчеләргә, җитәкчеләргә дә бик рәхмәтле калдык. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!

Венера АБДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тротуарлы булдык