Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Президенты йогышлы авырулар сырхауханәсен төзү темпын киметмәскә кушты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник инфекцион авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты.

Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте  хәбәр итә. 

Яңа төзелүче бина универсаль булачак. Анда олылар да, балалар да дәвалану уза алачак.

- Барлык стандартларга туры килгән заманча сырхауханә тиешле вакытка әзер булсын өчен төзелешне әлеге темпта дәвам итәргә кирәк. Ихтыяҗ туган очракта, дәвалауда яхшы шартлар булуы мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук тиешле барлык җиһазлар сатып алу хәстәрен бүгеннән күрергә кушты.

Сырхауханә төзелешендә, ике сменага бүленеп, 180 кеше эшли. Алдагы көннәрдән  төзелеш тәүлек буена алып барылачак. Корпусның гомуми мәйданы -  15 мең квадрат метр. Ул 234 авыруга исәпләнгән. Объект 15 августа файдалануга тапшырылыр дип планлаштырыла.

Фото: tatarstan.ru/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев