Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Азнакайга эшлекле визит ясады

Районыбызга визиты вакытында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев район башлыгы Марсель Шәйдуллинның озатуында шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә булып, биредәге Халыклар дуслыгы йортында бүгенге көндә алып барылган эшчәнлек белән танышты.

Төрле конфессия халыкларның дус-тату булып шушы җирлектә гомер-гомергә шатлыкларны да, борчу-проблемаларны да уртак итеп яшәве, милли гореф - гадәтләребезгә тугрылык ата-бабаларыбыздан калган. Бүген дә, Халыклар дуслыгы йортында татар, рус, чуаш, керәшен, мари, удмурт, әрмән, таҗик, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре бердәм интернациональ гаилә булып берләште. Биредә иҗтимагый тормыш кайный. Шул ук милли бәйрәмнәрне аласыңмы, борынгыдан килгән йолаларны, һәр халыкның үзенә генә хас нәкышле кул эшләре, милли аш-су күргәзмәләренме... – барысында азнакайлыларга гына хас толерантлык, дуслык өлгесе чагыла.

Быел җирлегебездә 70 тән артык бала дөньяга аваз салырга өлгерде. Бәхетле әти-әниләрне котлау тантанасында катнашып, Васил Шәйхразиев аларга иң изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев