Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнкайлыларны кабул итте

Кичә "Бердәм Россия" сәяси ппартиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән берлектә, гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте. Шәхси сораулар белән килүчеләр арасында күпләрне борчыган гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр...

Кичә "Бердәм Россия" сәяси ппартиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән берлектә, гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте.

Шәхси сораулар белән килүчеләр арасында күпләрне борчыган гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Мәсәлән, олы яшьтәге бер апа, керә керешкә үк "Улым, барлык өлкән буын исеменнән, Сезгә ышаныч баглап килдем", - дип белдерде.

- Үлгән кешенең һәрберсен моргка ярдырырга алып баралар. Безне үлгәч тә интектермәсеннәр иде инде. Туган-тумачага мәшәкать тудырмый гына китәсе килә бит, - ди үзе дә гомерен халык сәламәтлегенә багышлаган апа.

Әлеге сорауга ачыклык кертеп, үзәк поликлиника мөдире Тәзкирә Мөхәммәтова мәетне яру "Халыкның сәламәтлеген саклау турында" 323 нче Федераль законның 67 нче маддәсе нигезендә алып барылганлыгын билгеләп үтте.

- Кеше күп еллар авырый, озак еллар табиб күзәтүе астында торган икән, бә­хәсле очрак булмаса, ярмаска да мөм­киннәр. Көч кулланып үте­релгән дигән шик туганда, исән чагында төгәл диагнозны ачыклый алмасалар, кеше медицина оешмасында, дарудан һ.б үлгән икән, ярмыйча булмый, - ди табиб.

Ветераннар хезмәтнең түләүле булуына да борчыла.

- Закон барлык кешегә дә бер, без аның кысаларыннан чыга алмыйбыз. Әмма мин, үз чиратымда, югарыда әйтелгән Федераль законга тәкъдим кертүне бурычым дип саныйм. Әгәр теге яки бу мәсьәлә хәл итәрлек түгел диябез икән, монда җыелып торуның файдасы да юк. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, утсыз төтен чыкмый, халык мөрәҗәгать итә икән, димәк, проблема бар, - диде Дәүләт Советы депутаты һәм бу мәсьәләне шәхси күзәтүгә алачагын белдереп, җитәкчеләргә барлык фактларны да тикшерергә кушты.

Кабул итү вакытында авыруларга бушлай дарулар бирү, Россия гражданлыгын алу, документлар тергезү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Таһир Һадиев һәр кешене игътибар белән тыңлап, үз киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнкайлыларны кабул итте