Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормышыбыз маягы

Районыбызның көн сулышын яктыртып килгән "Маяк" газетасын миңа элеккеге эш урынымнан яздыралар. Балаларыма да һәр ярты ел саен исләренә төшереп: "Маяк"ка язылырга онытмадыгызмы, шушы безне туендырган төбәктә яшисез, аның хәл-әхвәлен белеп торырга тиешсез", - дип әйтеп киләм. Районыбыз уңышларын, яңалыкларны яктыртып килгән редакция хезмәткәрләренең үзләре белән дә гел сөйләшеп торам,...

Районыбызның көн сулышын яктыртып килгән "Маяк" газетасын миңа элеккеге эш урынымнан яздыралар. Балаларыма да һәр ярты ел саен исләренә төшереп: "Маяк"ка язылырга онытмадыгызмы, шушы безне туендырган төбәктә яшисез, аның хәл-әхвәлен белеп торырга тиешсез", - дип әйтеп киләм. Районыбыз уңышларын, яңалыкларны яктыртып килгән редакция хезмәткәрләренең үзләре белән дә гел сөйләшеп торам, аларның һәр язмага игътибар белән каравы, әдәпле-итәгатьле булуы турында әйтми кала алмыйм. Мин урамга бик чыгып йөри алмый торган кеше буларак, бар яңалыкны менә шушы районыбыз басмасыннан укып торам. Җирлегебездәге соңгы еллардагы үсеш, үзгәрешләрне дә нәкъ менә "Маяк" безгә бөтен барлыгы белән җиткереп килә.

Республикада чыгып килүче басмаларны да алдырам. Әмма аларның кайберләрендә кемнәрдәндер гел кер эзләү, гаепләү, тормышның караңгы якларын гына тасвирлаулар күп. Ә район газетасы җирле проблемаларны яктырта, файдалы киңәшләре дә күп, хезмәт кешеләре, ветераннарыбыз, шәфкатьлелек гамәлләре турындагы язмаларга зур урын бирә. Дини сәхифәләрне бик яратып, көтеп алып укыйбыз.

Тормышыбыз маягы булган үзебезнең "Маяк"тан аерылырга язмасын.

Әминә Латыйпова, Азнакай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тормышыбыз маягы