Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төлкеләр Азнакай урамнарында еш күренә башлады

Соңгы вакытта төлкеләр шәһәр урамнарында да еш күренә башлады. Чакырылмаган кунакларның бу кыланмышын белгечләр аларның җирлегебезгә күрше-тирә төбәкләр, районнардан да күпләп керүе белән аңлата. Күрәсең, территория "бүлешү"дән туган тамак "кайгысы" аларны чүплекләргә, кош-корт асралган ябылусыз шәхси ихаталарга китертә. Берничә төлке оясы ташландык бакча ширкәтләрендә дә табылган. Ветеринария хезмәтеннән алынган мәгълүматларга...

Соңгы вакытта төлкеләр шәһәр урамнарында да еш күренә башлады. Чакырылмаган кунакларның бу кыланмышын белгечләр аларның җирлегебезгә күрше-тирә төбәкләр, районнардан да күпләп керүе белән аңлата. Күрәсең, территория "бүлешү"дән туган тамак "кайгысы" аларны чүплекләргә, кош-корт асралган ябылусыз шәхси ихаталарга китертә. Берничә төлке оясы ташландык бакча ширкәтләрендә дә табылган. Ветеринария хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан район буенча 2523 эткә, 2505 песиләргә котыру авыруыннан вакцинация ясалган. Урман-кырларга 40 мең данә "приманка" куелган. Быел гына да 777 хуҗасыз йөргән хайваннар, 207 төлке юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төлкеләр Азнакай урамнарында еш күренә башлады