Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әҗәтле үлмәс димә

Автобус көткәндә тукталыш стенасына ябыштырылган төрле төстәге игъланнарга игътибар итми кала алмадым. Зур хәрефләр белән “ДЕНЬГИ” дип язылган иде барысына да, әмма текстлары һәм телефон номерлары төрле.

Автобус көткәндә тукталыш стенасына ябыштырылган төрле төстәге игъланнарга игътибар итми кала алмадым. Зур хәрефләр белән “ДЕНЬГИ” дип язылган иде барысына да, әмма текстлары һәм телефон номерлары төрле.

Банкларга барып, айлар буе көтәсе дә түгел, ярты сәгать эчендә бернинди белешмәләрсез, поручительләрсез акчаны кесәңә саласың да куясың. Хәтта начар кредит тарихы булганнарга да, ә иң кызыгы – эшсезләргә дә бирәләр. Ул эшсез ничек, нәрсәсе белән кайтарырга тиештер әҗәтен, бер Алла белә.

Хаҗәте төшкәннәргә бик кызыктыргыч алдавыч инде бу игъланнар. Андый акча бирүчеләрнең процентлары бик югары була.

Юри генә бер номерга шалтыратасы иттем.

– 50 мең сум алырга иде, – дим.

– Аның өчен 80 мең сумлык товар кредиты теркәргә кирәк булачак, – диде телефондагы тавыш.

Икенчесе дә шундый ук шартларда акча бирә булып чыкты.

Берара мондый игъланнар күренми башлаган иде. Кемнәрдер илдәге вәзгыяттән, халыкның акчага мохтаҗлыгыннан файдаланып калырга тырыша.

Шул ук “Быстро деньги” дигән микрозаймнар бирүчеләр дә – күрәләтә кабалага каптыручылар. Гадәттә, аларда процентлар көнләп исәпләнә һәм 1-2 процент тәшкил итә. Күпме бу, азмы? Әгәр дә ун көнгә дип 10000 сум гына алсагыз да, 1000-2000 сум артык итеп кайтарып бирергә туры киләчәк. Моны банк кредиты белән чагыштырып, елга бүлеп исәпләсәң, аяктан егарлык еллык процент килеп чыга – 365%.

Безнең халыкта: “Әҗәтле үлмәс, әҗәтсез көн күрмәс”, - дигән мәкал яши. Әмма мондый югары процентларны күтәрә алмый үлеп китүең дә бик ихтимал. Шуңа күрә әҗәткә акча алган очракта да, ышанычлы банкларга гына мөрәҗәгать итәргә һәм түләү мөмкинлегеңне исәпләргә кирәк.

Резеда СӘРВӘРОВА

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әҗәт