Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тикшерү нәтиҗәсе: үз-үзен яндыруга депрессия этәргән

Тикшерү комитеты Азнакайда яшәгән, 14 сентябрьдә район хакимияте бинасы янында үз-үзенә бензин сибеп, зажигалка белән ут төрткән 42 яшьлек Альберт Хәмидуллинның үлеме буенча җинаять эше кузгатудан баш тартты. А.Хәмидуллинны үз-үзенә кул салырга беркем дә этәрмәгән - тикшерү хезмәткәрләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. "Тикшерү барышында ирнең шәхси тормышындагы кыенлыклар аркасында депрессия...

Тикшерү комитеты Азнакайда яшәгән, 14 сентябрьдә район хакимияте бинасы янында үз-үзенә бензин сибеп, зажигалка белән ут төрткән 42 яшьлек Альберт Хәмидуллинның үлеме буенча җинаять эше кузгатудан баш тартты.
А.Хәмидуллинны үз-үзенә кул салырга беркем дә этәрмәгән - тикшерү хезмәткәрләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. "Тикшерү барышында ирнең шәхси тормышындагы кыенлыклар аркасында депрессия хәлендә булуы ачыкланды", - дип хәбәр итә ТР буенча СКР тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Шулай ук ул үз-үзенә кул салучының әнисенә хат калдыруын да раслады. Әлеге дүрт битлек хатта һәлак булучы тормышының мәгънәсен күрмәве хакында яза. Моннан тыш, тикшерү хакимият бинасы янында үзен-үзе яндырганда А.Хәмидуллинның айнык булмавын ачыклый.
"Вечерняя Казань", 2012 елның 9 октябре, №120 (4398)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тикшерү нәтиҗәсе: үзүзен яндыруга депрессия этәргән