Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тикшерү бара

2012 елның 14 сентябрендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегенә эчке эшләр бүлегенең оператив дежурныеннан Азнакай шәһәренең Ленин урамындагы 22 нче йорт янында билгесез ир-атның, бензин сибеп, үзен-үзе яндыруы турында хәбәр алынды. Әлеге хәлне күреп, узып баручылар утны сүндерәләр һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар. Ир...

2012 елның 14 сентябрендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегенә эчке эшләр бүлегенең оператив дежурныеннан Азнакай шәһәренең Ленин урамындагы 22 нче йорт янында билгесез ир-атның, бензин сибеп, үзен-үзе яндыруы турында хәбәр алынды. Әлеге хәлне күреп, узып баручылар утны сүндерәләр һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар. Ир тәне 85% пешкән хәлдә Азнакай район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелә һәм өч көннән соң вафат була.
Хәзерге вакытта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять Кодексының 110 нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча тикшерү алып бара. Әлеге гражданин Азнакай шәһәрендә яшәүче, 1970 елда туган Хәмидуллин Альберт Илгизәр улы булып чыкты. Шулай ук аның 8 тапкыр хөкем ителгән булуы да ачыкланды. Тикшерү фаразлавынча, А.И.Хәмидуллин, исерек килеш, депрессия хәлендә һәм шәхси тормышындагы проблемалар аркасында шушындый адымга бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату яки кузгатмау турында карар кабул ителәчәк.
Р.Газетдинов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тикшерү бара