Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тик тормас Гайшә

​​​​​​​Азнакайда яшәүче Гайшә апа Зәкиева туксан яшен тутырса да, яшьләр көнләшерлек итеп яши.

 Җәен бакчасында мәш килә, балалары килеп җиткәнче дип, ашыга-ашыга, кышын карын да көрәп куя.

– Гел тик тора алмыйм, миңа хәрәкәт кирәк, – ди тыл ветераны.

Аны олуг юбилее белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Владимир Кротов, элеккеге хезмәттәшләре, балалары, туганнары тәбрикләде.

Югары Стәрле кызы Бүләк авылына килен булып төшкәнче, колхозда да эшли, торф та чыгара, урман да кисә. Мирхәтиме белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Азнакайга күченгәч, Гайшә апа МСОга җыештыручы булып урнаша.

– Бик чиста, пөхтә иде, кул сөртә торган сөлгеләргә кадәр ап-ак итеп юып алып килә иде, – дип әле дә сагынып сөйлиләр аны хезмәттәшләре.

Авылда оста биюче, тегүче, аш-суга да уңган була ул. Әле дә кәеф күтәренке чакта биеп җибәрәм, ди.

Сигез балалы ишле гаиләдә үсә Гайшә апа. Иң озын гомерлесе дә ул.

– Элекке чорның нәрсәсен сөйлисең инде аның, авырлыкларны күп күрдек. Менә хәзер шулкадәр рәхәт яшәве, шөкер кылырга кирәк, – ди ветеран.

Ак күңелле, кечкенәдән әби-бабай тәрбиясендә догалы булып үскән, бүген балалары, оныкларының җылы карашын тоеп, ихтирамнарына төренеп гомер кичерүче Гайшә апа кебекләр тыныч тормышның кадерен беләләр шул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев