Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Азнакай районы әтиләре арасында квест-уен үткәреп, “Иң булган әти” исемен яулачы батыр егетебезне билгеләделәр.
Килгән кунаклар арасында татар, рус һәм төрек гаиләләренең хуҗалары көчләрен сынашты. Әтиләребез барлык сорау-биремнәрне тиз арада чишеп чыктылар. Татар халык җырларын башкарып, тәмле ашлар пешереп, балык “тотып”, кызыклы сорауларга җавалар табып, кыскача әйкәндә, бик күңелле кичә уздырдык.
Нет комментариев