Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төхбәтуллина Гасимә Миңнегали кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз

Югары Стәрле авылында яшәүче әниебез, әбиебез Төхбәтуллина Гасимә Миңнегали кызын гомер бәйрәме ─ юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Биш бала тәбияләп үстергән, аларны зур тормыш юлына бастырган кадерле әниебезгә - 90 яшь. Кадерле әниебез! Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Тормыш авырлыкларына сынмый-сыгылмый, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге...

Югары Стәрле авылында яшәүче әниебез, әбиебез Төхбәтуллина Гасимә Миңнегали кызын гомер бәйрәме ─ юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Биш бала тәбияләп үстергән, аларны зур тормыш юлына бастырган кадерле әниебезгә - 90 яшь.
Кадерле әниебез! Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Тормыш авырлыкларына сынмый-сыгылмый, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Хәер-фатихаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне, балаларыңны, оныкларыңны кайгыртып яшисең. Ходай тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Иң изге теләкләр белән: улың Зиннур, киленең Гөлчәчәк, оныкларың, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төхбәтуллина Гасимә Миңнегали кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз